Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эдуард Дияров: “Җәмгыять коррупциясез яшәргә омтыла”

Бүген, 9 декабрьдә, күп кенә илләрдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Тормышта һәр кеше иртәме-соңмы әлеге проблемага юлыга. Шуңа күрә районда, республикада һәм илдә аңа елга бер көн генә түгел, ә көн саен зур игътибар бирәләр.

Хәбәрчебез Елена Зарипова Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров белән ришвәтчелек киң колач алган өлкәләр, шулай ук коррупциягә каршы көрәш чаралары турында әңгәмә корды.

Мәгълүм булганча, безнең илдә яшәүчеләр туганнан алып үлгәнчегә кадәр коррупциягә юлыга: бала тудыру йортларында, балалар бакчаларында, белем бирү учреждениеләрендә - мәктәпләрдән башлап югары уку йортларына кадәр, хастаханәләрдә һәм тагын бик күп җирләрдә. Аны тамырдан юкка чыгару өчен районда коррупциягә каршы көрәш программасы тормышка ашырыла. Аның нәтиҗәләре дә бар.

- Эдуард Мәхмүтович, питрәчлеләр кайсы өлкәләрдә ришвәтчелеккә күбрәк юлыга? Әлеге өлкәләрдә нинди эш алып барыла?

- Сүзне шуннан башларга кирәк, республика районнарында елга ике тапкыр җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә социаль-икътисади мониторинг үткәрелә, анда төп күрсәткечләрнең берсе - структураларның ришвәтчеллеге һәм аларда вазыйфаи вәкаләтләреннән файдалану ачыклана. Сораштыруда катнашучыларның 70 проценты сәламәтлек саклау өлкәсен атады, бу тулаем республика буенча да шулай. Шулай ук мәгариф, төзелеш өлкәсе алгы рәтләрдә кала. Шуны билгеләп үтәсе килә, тулаем алганда, халык хакимият органнары эшен уңай бәяли, чиновниклар арасындагы ришвәтчелек, аның татарстанлылар тормышына йогынтысы дәрәҗәсе буенча рейтингта 11 нче урын алып тора, аңа сораштыруда катнашучыларның 9,5 проценты билгеләде. Безнең районда бу республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Моннан тыш, гражданнарга мәгълүмат җиткерү белән дә проблема юк, массакүләм мәгълүмат чаралары дәрәҗәсендә дә, районның төрле яшьтәге кешесе өчен үткәрелә торган чаралар саны буенча да. Ягъни, аларның күпчелеге әлеге мәсьлә буенча күп нәрсә белә, алар кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә беләләр. Тагын бер күрсәткеч - хокук сакчылары статистикасы. Һәм ул ел саен яхшыра бара. 2016 елда әлеге факт буенча бер генә вазыйфаи затка да җинаять эше кузгатылмады, көнкүрештәге коррупция өлкәсендә ике кеше хөкем ителде. Бу уңай динамика - даими эш нәтиҗәсе: мониторинглар үткәрү, ришвәтчелек куркынычын бетерү (балалар бакчаларына электрон чиратлар, электрон аукционнар һәм башкалар), белгечләрнең коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсендә белемнәрен арттыру һәм башка профилактик чаралар оештыру.

- Коррупцияне тамырдан юкка чыгаруда нинди чараларны иң нәтиҗәле дип атарга була?

- Иң нәтиҗәле чараларның берсе, һичшиксез, ачыклык. Барыннан да элек - хакимият органнары эшчәнлеге ачыклыгы. Хәзер электрон ресурсларда күп юнәлешләр буенча тулы мәгълүмат бар. Район сайтында үткәрелә торган сәүдә итүләр, конкурслар турында мәгълүмат, протоколлар һәм башкалар бар, керемнәр һәм чыгымнар турында, муниципаль хезмәткәрләрнең, авыл җирлекләре башлыкларының, депутатларның, муниципаль учреждение җитәкчеләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының милекләре турында мәгълүматлар бар. Монда ук коррупцион күренешләр турында да хәбәр итәргә мөмкин. Ләкин быел безгә мондый мөрәҗәгатьләр килмәде. Республика ресурсларына сылтамалар, кайнар линия телефоннары да бар. Җаваплылыкка җитәчәк эре коррупцион җинаятьләр дә фаш ителә. Әмма профилактика да бик зур роль уйный. Чөнки безнең максат - кисәтүгә эшләү. Хәзер, мәсәлән, тематик айлык бара, анда төрле планлы чаралар үткәрелә.

- Сез бездә балалар һәм яшьләр арасында үткәрелә торган коррупциягә каршы көрәш буенча эшкә нинди характеристика бирә аласыз?

- Ул җитәрлек дәрәҗәдә үткәрелә һәм яшүсмерләрне, шулай ук мәктәптә укучыларны җәлеп итә. Балалар, тематик чаралар кысаларында, коррупциягә каршы "прививка" алалар, аларга гади үрнәкләрдә намуссыз булу начар һәм моның белән көрәшергә кирәк икәнлеген аңлаталар. Аларда дөрес позиция формалаша. Һәм формалар һәркемгә уңайлы булып сайлана: яшьләр өчен интеллектуаль уеннардан балалар театры спекталенә кадәр. Әлеге балалар, җәмгыятьне коррупциядән башка, дөрес кыйммәтләр белән формалаштырып үскәч, бу киләчәктә шулай ук зур роль уйнаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса