Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Екатериновка җирлегендә авыл эчендәге юлларны төзекләндерәләр

Шулай ук авылга керү юлларын тәртипкә китерү белән дә актив шөгыльләнәләр.

Мондагы торак пунктлар - Нептун, Урта һәм Югары Дәүләтъяр, Александровка, Новоникольск, Екатериновка матурая, төзекләнә,   аларда ике йөзгә якын кеше яши, авыл халкының тормыш сыйфаты да төптән үзгәрә.

Безнең төп бурыч - авыл эчендәге һәм авылга керү юллары салу һәм ремонтлау, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Александр Жуков. - Без бу эш белән 2019 елдан бирле шөгыльләнәбез. Узган ел миллион ярым грант оттык, бу М-7 трассасын һәм 1200 метр араны тоташтыручы төп юлдан юл салырга мөмкинлек бирде. Бу безнең җирлек өчен төп проблема иде, чөнки яңгырлы көннәрдә автотранспортта берәү дә юлга чыга алмады.

Шушы көннәрдә Екатериновканың үзәк Совет урамында 200 метр юл ремонтланды. Төп проблемаларның берсе, ниһаять, хәл ителде, моңа халык бик сөенде.
Бездә халык күп түгел. Үзара салым буенча гомуми сумма да зур түгел. Мәсәлән, 2020 елда 80 мең сум акча җыйдык. Шунысы сөендерә, сумма елдан-ел арта гына бара. Әмма юллардан тыш, башка проблемалар да бар бит. Без аларны хәл итәргә тырышабыз. Мәсәлән, Нептунда су белән тәэмин итү системасын ремонтладык. Безнең торак пунктлардагы буаны һәм ике күперне ремонтларга кирәк әле. Уртак тырышлык белән без бу эшләрне башкарып чыгарбыз, дип өметләнәм.
Авыл җирлеге башлыгы без килгәндә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлары истәлегенә куелган һәйкәлне ремонтлау белән мәшгуль иде.

Быел нигез салачакбыз, киләсе елга ремонтны тулысынча төгәлләячәкбез, - диде Александр Николаевич.

Екатериновка авылында яшәүче Илдус Нәҗметдинов, биредә күптән төпләнгән кеше: 

Без юлны ремонтлауларын күптән көттек. Аллага шөкер, юллы булдык! Өстәвенә, каты өслекле юл авылга кадәр килеп җитте. Хәзер  теләсә нинди һава торышы вакытында да машина белән чыгарга мөмкин. Тормыш булгач, аның проблемалары да булмый калмый, кайберләре кичектермичә хәл итүне таләп итә. Һәм, әлбәттә инде, безгә монда үзара салым буенча дәүләт программасы ярдәмгә килә. Авыл халкы моны яхшы аңлый һәм анда бик теләп катнаша.

Мин монда 33 ел яшим, - дип сөйли Наталья Козловская, - тумышым белән Казаннан. Кияүгә чыктым һәм Екатериновка авылына күчеп килдем. Әлбәттә, узган елларда урамнарда пычрак иде, начар һава торышында резин итекләр киеп йөриләр иде, ә хәзер курыкмыйча, туфлиләрдә дә йөрергә була. Безнең Переулочная урамында яхшы юл ясадылар.

Безнең Екатериновка авыл җирлегендә җиде  техника эшли, - дип сөйли Юл ремонт-төзелеш идарәсе ҖЧҖ директоры Марсель Вафин. – Бу - автогрейдер, бульдозер, каток, вак таш ташуда өч КамАЗ. Аларны юллар төзелешендә дә, ремонтлауда да актив җәлеп итәбез. Районның Шәле, Ленино-Кокушкино, Черемыш, Көлкәмәр, Кибәк Иле һәм башка торак пунктларында эшләделәр. Чиратта башка авыллар.
Бу көннәрдә Урта Дәүләтъярга кадәр юлны тигезләү белән шөгыльләнәбез. Эшләр ахырына якынлаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса