Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экологлар Царевода җирле халык шикаятьләреннән соң зур чүплек тапканнар

Бу турыда ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Экологлар Царевода зур чүплек тапканнар. Аның мәйданы 850 кв. метр тәшкил иткән. 

Табигать саклау законнарын бозу факты буенча экология министрлыгы белгечләре Питрәч районы Царево бистәсенә бардылар. Территорияне тикшерү барышында грунт рәвешендә төзелеш материаллары белән пычранган , гомуми мәйданы 850 кв. метр тәшкил иткән калдыклар табылды", - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

ТР буенча Росреестр идарәсенә җир кишәрлегенең милекчесен билгеләү өчен мөрәҗәгать җибәрелде. Нәтиҗәләр буенча гамәлдәге закон кысаларында чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса