Ел башыннан бирле Питрәч районда 75 янгын булды
Бу хакта янгын күзәтчелеге хәбәр итә
Көзге каникуллар алдыннан янгыннарның киң таралган сәбәбе, балалар шуклыгы нәтиҗәсендә килеп чыгуын исегезгә төшерәбез. Кызганыч, балаларның ут белән уйнавы янгынга гына түгел, ә фаҗигале нәтиҗәләргә – җәрәхәтләнүгә яки үлемгә китерә. Ел саен Татарстанда янгыннарда уртача унга якын бала һәлак була.
Ата-аналарга даими рәвештә балаларга ут белән шаярырга һәм шырпы белән уйнарга ярамаганлыгын искәртергә киңәш итәбез. Балачактан ук аларга янгын куркынычсызлыгын аңлатыгыз. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең мәҗбүри булуын шәхси үрнәктә күрсәтегез. Балаларга шырпы, кабызгычлар, янучан сыеклыклар һәм газлар, дары калдырмагыз.
Балаларыгызны дәрестән соң һәм каникул вакытында даими контрольдә тотыгыз. Туганнарыгыз, якыннарыгыз, күршеләрегезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, әмма балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз, бу бик куркыныч. Балалар психикасы стресс вакытында – янгыннарда тиз һәм адекват эш йөртергә мөмкинлек бирми. Еш кына бала йорттан яки фатирдан чыгу юлын эзләми, ә кая да булса кереп кача һәм шуның белән үзен үлемгә дучар итә.
Ел башыннан бирле районда 75 янгын булды. Төп сәбәпләр булып электр приборларын һәм мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу, шулай ук ут белән эш иткәндә саксызлык кала. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа