Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ел хатын-кызы» конкурсында безнең район данын 4 катнашучы яклаячак

Һәрвакыттагыча, быел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы берничә номинация буенча, әмма дистанцион режимда узачак. Конкурсантлар үзләре турында эссе, фотографияләр, электрон презентация, видеороликлар әзерлиләр.

Рәзинә Кашапова, Шәле мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Мин гомерем буе укытучы булып эшлим,  минем янәшәмдә һәрвакыт укучылар. Алар минем өчен үз балаларым кебек якын. Шуңа күрә «Хатын-кыз-ана» номинациясендә катнашам. Конкурста мин үземнең педагогик тәҗрибәм, укучыларым, үземнең өч кызым турында сөйләячәкмен, алар белән бик горурланам. Олысы КНИТУны тәмамлады, мәктәптә завхоз булып эшләде, хәзер декрет ялында. Уртанчысы җиденче шәһәр хастаханәсенә шәфкать туташы булып урнашты. Кечкенәсе 7 сыйныфта укый, күптән түгел рус теле буенча республика олимпиадасында призер булды.

Лилия Шәрәфетдинова «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе

Мин беренче тапкыр катнашам, әмма бу турыда күптәннән  хыялландым. Бу минем өчен балалар белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләү, педагогик эшчәнлегемнең иң куанычлы һәм авыр вакытларын искә алу өчен менә дигән мөмкинлек. «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясен сайладым. Тәрбияче булу җиңел түгел, әмма бик мөһим миссия. Бу осталыкны да табиб яки пешекче булырга өйрәнгән кебек  үзләштерергә кирәк. Минем кечкенә тәрбияләнүчеләрем киләчәктә эшче, галим, табиб, төзүчеләр булачак. Мин алар өчен җаваплылык тоям һәм һәрберсенә  үземнең күңел җылымны, игътибарымны  бирергә тырышам.

Шулай ук конкурста Надеждино мәктәбе укучысы анасы Рәзинә Сәйфетдинова һәм кош караучы Гөлнара Назарова да катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X