Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Еллар уза, әмма хәтер мәңгелек

15 февральдә соңгы совет солдатының интернациональ хәрби бурычын намус белән үтәп, Әфганстаннан чыгуына 31 ел тулды.

Сугыш ун ел дәвам итте, күп кенә егетләр Әфган җирендә ятып калды. Алар арасында безнең дүрт якташыбыз бар: Николай Кирюшин, Илдар Мәрхәбин, Геннадий Саликеев, Евгений Перчков. Алар барысы да Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, район үзәге урамнары аларның исемнәрен йөртә.

140тан артык питрәчле Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән, хәзер безнең районда алар 80нән артык әфганчы яши. Традиция буенча аларны Питрәчнең туган якны өйрәнү музеена бергә хезмәт иткән дуслары белән очрашуга чакырдылар, алар район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Катнашучыларга концерт әзерләнгән иде.
Һәлак булган якташларны, полкташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шул арада бөтен хәрби юл күз алдыннан узды, ирексездән күзләр яшьләнде.
Очрашудан соң Әфган сугышы ветераннары район Җиңү паркына юнәлделәр, анда локаль сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса