Алга
  • Рус Тат
  • Өенә дошманны җиңгәч кенә кайткан

    - Мин авылда сугышта катнашканнардан бер үзем калдым. Нырсуардан мин белгәне генә дә сиксәннән артык кеше фронтка китте. Ир-атлар да, япь-яшь егетләр дә, - дип көрсенеп искә ала Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козлов. - 15 кеше чит җирләрдә ятып калды, 40 кеше кайтты, әмма аннары үлеп беттеләр. Хәзер мин...

    - Мин 10 нчы сыйныфта ун гына көн укып калдым. Укулар октябрьдән генә башланган иде. 10сы повестка алдым, - дип сөйли Михаил Васильевич. - Бу 1944 нче ел иде. 17 яшь тулган көнне - 18 ноябрьне солдат шинеле киеп каршыладым.

    Аның хезмәт иткән урыны - һава-десант гаскәрләре була. Десантчы буларак, ул 40 тапкыр җиргә төшә. Сугыш елларында басып алучыларның хәлен тылдан алырга кирәк була. Без анда өчәр көн сугыша идек. Аннары җәяүләп чыга идек. Ашарга - рюкзакта булганы, - дип искә ала ач-ялангач, салкын сугыш елларын ветеран. - Ә күпме кеше ятып калды!... Бөтен җирдә шулай иде. Биш ай буе палатка лагеренда яшәдек. Юынырга су да юк иде. Ә әйләнә-тирәдә - танкка каршы мина кыры. Янәшәдәге иптәшнең ялгыш минага басып һавага очканы әле дә күз алдымда тора. Аның җәсәден җыярга ата-анасы килде.

    Шулай итә торгач, Эстониягә дә килеп җиттек. Анда инде немец әсирләрен озата бардык. Ул җирдә яхшырак яшиләр иде алар. Эстоннар аларны яклый. Ә без алардан яхшылык күрмәдек. Немецларга кача-поса ярдәм итәләр, яхшы ашаталар, һәр йортта олылыйлар иде. Әсирне алып барганда, ул берәр өйгә кереп чыга да, төенчек белән күренә. Ә без хезмәттәшләр белән бакчадан бәрәңге урларга мәҗбүр булдык. Үләсе килми бит! Әгәр безнекеләрне тотып алсалар, кипкән коега ташлыйлар иде.

    - Мин Ходайга ышанам, ул мине коткарды, - дип сөйли ветеран.

    Михаил Васильевич туган ягына 1951 елда гына кайта. Бөек Ватан сугышы кырларында азмы-күпме 7 ел була. Бер тапкыр да өендә булмый. Ә кайткач, беренче Бөтендөнья сугышы ветераны булган әтисенең вафат икәнлеген белә.

    Аннан соң ул Янсуар мәктәбендә балаларга белем бирә башлый. Химия, биология, немец теле укыта. Аны немецларны озата йөргәндә өйрәнә.

    Бүгенге көндә ветеран ялгыз яши. Уллары, оныклары бар, билгеле. Дәүләт биргән фатирда иң кирәкле әйберләр генә. Диварда - аклы-каралы рәсем. Аннан яшьлеге - хәрби формадан солдат карап тора. Ул туган җиренә җиңеп кайта. Җиңү хакына берни кызганмый. Җитмеш ел элек гомерләрен фида кылганнар да Җиңү өчен җаннарын биргән.

    Михаил Козлов батырлыгы һәм кыюлыгы өчен "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: