Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш төрле кешеләр белән уртак тел табарга өйрәтә

Хәзер авыл халкы уңайлы җылы фатирларда яшәүгә күбрәк өстенлек бирә. Монда мичкә ягар өчен утын кисәсе, коедан су ташыйсы да юк, фатирлар турында торак хуҗалары түгел, ә махсус хезмәтләр – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе оешмасы кайгырта. Бу гадәти һәм табигый тормыш рәвешенә әйләнде, әлеге уңайлыкны тудыручылар турында берәр хәл килеп туса гына искә алабыз. Сезгә коммуналь хезмәткәрләр эше турында сөйләргә булдык, моның өчен сәбәп тә бар – 17 мартта коммуналь хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

МОНДА “ОЧРАКЛЫ” КЕШЕЛӘР ЮК
Питрәч авылларында кызу темплар белән  микрорайоннар һәм тулы бер торак комплекслары барлыкка килә. Районда  күпфатирлы йортларга  биш идарәче компания хезмәт күрсәтә: “Пестрецы”, “Уютный дом”, “Веста+”, “Эстейт” һәм “Актачы-К”, шулай ук коммуналь хезмәтләр тәкъдим итүче берничә оешма: “Жилбыт” ҖЧҖ, “Теплострой” ҖЧҖ, “Кощаковские инженерные сети” ҖЧҖ, “Акваснаб” ҖЧҖ. Аларның эше   кешеләрнең  йортларда уңайлы  яшәвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Алар   территорияләрне төзекләндерә, ремонтлый, йортлар һәм коммуникацияләр торышын карап тәртиптә тота һәм, әлбәттә инде,  нәрсә дә булса  сафтан чыкса,  ярдәмгә киләләр.
- Көектә без 140 йортка  (анда  сигез меңләп кеше яши), дистәләгән километр юл һәм тротуарга  хезмәт күрсәтәбез, - диде “Веста+” идарәче компаниясе директоры Сергей Митрофанов. – Әлбәттә, бар җиргә дә өлгереп булмый, шулай ук  барлык таләпләрне дә  үтәп, башкарып чыгарлык түгел. Шулай да без тырышабыз. Компаниядә 60ка якын кеше эшли, үзебезнең белгечләр генә җитмәсә -  эшкә кешеләр яллыйбыз. Безнең өлкәдә  “очраклы” кешеләр юк, аларның  бурычлары бик күп, эшнең үз нечкәлекләре бар. Беренче чиратта,  кешене тыңлый белергә, нәрсә әйтергә теләгәннәрен аңларга, алар белән уртак тел табарга кирәк.
Моны Сергей Митрофановның коллегалары да,  башка идарәче компания җитәкчеләре дә раслый.
- Без районда 2016 елдан бирле эшлибез, Питрәч, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали һәм Богородскта 57 йортка хезмәт күрсәтәбез, - диде “Уютный дом” идарәче компаниясе җитәкчесе Юрий Свиридов. – Үзенчәлек шунда: нигездә, иске йортларда төрле проблемалар барлыкка килә. Аларны шунда ук хәл итеп булмый, әмма без акрынлап коммуникацияләрне яңартабыз, түбәләрне тәртипкә китерәбез, кайвакыт безнең бурычларга кермәгән эшләр дә башкарабыз. Мисал өчен, төзүчеләр җибәргән җитешсезлекләрне бетерәбез яки ишегалларын кардан чистартабыз, хәер, юллар, шул исәптән, ишегаллары да безнең территория түгел. Шунысы куандыра, бу эш башкарыла һәм кайвакыт моның өчен рәхмәт тә белдерәләр.
Шулай ук берничә авылда 89 йортка “Пестрецы” идарәче компаниясе хезмәт күрсәтә.
- Бездә 15 кеше эшли, сезон вакытында өстәмә эшчеләр яллыйбыз, язын һәм көзен өйләр буенча йөрибез, эшләр планын төзибез, - дип билгеләп үтә ИК җитәкчесе Энсар Сафьянов. – Эшләр һәрвакыт җитәрлек. Шулай да, иң мөһиме – ул, чыннан да, кешеләр белән уртак тел таба белү. Без моңа һәрвакыт ирешергә тырышабыз. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче һәр тәҗрибәле хезмәткәр бу хакта белә.
Идарәче компанияләр әле кешеләргә бәйрәм дәбүләк итә. Мисал өчен, Яңа ел чыршылары урнаштыру һәм урамнарны иллюминация белән бизәү. Ә быел идарәче компанияләрнең  күбесе халык өчен коймак, уеннар һәм җырлар белән Май чабу бәйрәме үткәрде. Питрәчлеләр моны бик уңай бәяләделәр.

БЕРКАЙЧАН ДА КАБИНЕТТА ГЫНА  УТЫРЫП ЭШЛӘМӘГӘН
“Пестрецы” идарәче компаниясенә көн саен унга якын гариза килә. Әлеге мәсьәләләрнең чишелешен “Пестрецы” ИК җитәкчесе урынбасары Вера Павловна Малова контрольдә тота. Вера Малованы районда иң тәҗрибәле коммуналь хуҗалык хезмәткәре дип атарга мөмкин. Бу өлкәдә ул 2003 елдан бирле эшли һәм унбиш ел эчендә төрлесен күрергә өлгерә. Чөнки беркайчан да бүлмәдә утырып эшләмәгән, аңа һәрвакыт чыгып йөрергә туры килгән,  хәзер дә, әгәр ашыгыч рәвештә чаралар күрергә, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк булса, эшчеләр белән авария һәм һәлакәт урыннарына бара. Коммуналь хезмәтләргә күчкәнче дә җитештерүдә эшләгән, азык-төлек комбинатында җитештерү мөдире булган.
- Хәзер эшләү җиңелрәк була башлады, - ди Вера Павловна. – Бүгенге көндә һәркемдә диярлек индивидуаль җылыту. Ә мин әле эшли башлаган вакытта Питрәчтә фатирлар үзәк җылыту системасы белән ягыла иде. Җылылык җитми иде, безгә даими рәвештә шикаятьләр килеп торды, төннәрен котельныйларда кизү тордык. Бәхеткә, хәзер андый проблемалар юк.
Вера Малова елдан-ел зур булмаган коллективның башка әгъзалары белән йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә дә катнаша: кар эреп беткәч, ишегалларында кыш буена җыелган чүп-чарны җыя, тәртип сала.
Үз карамагындагылардан ул эшкә карата җаваплы мөнәсәбәт таләп итә, үзе дә аларга һәрвакыт үрнәк булып тора. Моңа аны беренче җитәкчесе Галина Волкова өйрәткән булган. Эшкә алынгансың икән, нәтиҗәле итеп, намус белән эшлә. Вера Малова бүген дә шундый принцип белән хезмәт куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса