Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Эш вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылса, күңел тыныч”

Көзге кыр эшләре сезоны ахырына якынлашты, нәтиҗәләр ясалды, әмма авыл хезмәтчәннәренең эше аңа карат тукталып тормый: техника ремонтлау вакыты килеп җитте. Район буенча барлыгы 105 культиватор, 95 чәчкеч, 1450 тырма һәм башка техниканы ремонтларга кирәк. «Рацин Шәле» ҖЧҖ һәм «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ хуҗалыклары беренчеләрдән булып ремонтка кереште.

- Авыл хуҗалыгы техникасы басулардагы сезонлы эшләрне тәмамлауга, аны ремонтлау вакыты җитә, быел без аңа октябрь азагында керештек, - дип сөйләде «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механигы һәм гаражлар мөдире Марат Суфьянов. - Слесарь-ремонтчылар бригадасы беренче эш итеп культиваторларны тәртипкә китерә башлады, алар безнең хуҗалыкта дүрт данә.
Тәҗрибәле слесарь Мансур Морозов җитәкчелегендә Нияз Сәлахиев, Радик Моктасаров һәм Мансур Сәлахов һәр детальгә, һәр агрегатка зур игътибар бирәләр, барысын да җентекләп, намус белән ремонтлыйлар. Алар язгы кыр эшләренең сыйфаты күпчелек очракта техника торышына бәйле икәнен яхшы беләләр.
Эретеп ябыштыручы Рәшит Иштуганов слесарьларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.
Тимерчебез Хәмит Шәйхетдин улы Шәмсетдиновны аерым билгеләп үтәсе килә. Ул инде өлкән яшьтә булуына карамастан һәрвакыт хезмәттә. Бүген дә Чыты авылындагы тимерчелектә эшли. тырмаларны бик оста ремонтлый. Без аның эшенә сокланабыз. Йөздән артык җиңел тырманы ремонтлады инде, хәзер авыр тырмалар өстендә эшне тәмамлый, - дип билгеләп үтте Марат Суфьянов.
Хәмит Шәйхетдин улы Чыты авылында туып-үскән, гомер буе биредә яши һәм эшли. 1969 елдан туган колхозында слесарь һәм тимерче ярдәмчесе булып эшли башлаган. Нәкъ 45 ел элек инде өлкән тимерче итеп билгеләнгән. Шул вакыт эчендә күпме ремонт ясалган, күпме авыл хуҗалыгы машиналарына икенче һәм хәтта өченче тормыш бүәк ителгән!
Элек Хәмит абый ярдәмчеләр белән эшләгән, көнгә сигезәр тырма ремонтлаганнар, хәзер үз көче белән генә дүртәрне ремонтлый.
- Ремонт өчен запас частьлар, тимерләрне кыздыру өчен күмер җитәрлек, шуңа күрә яхшы кәеф белән эшлибез дә. Кайчагында тырманың барлык 21 тешен алыштырырга яки ремонтларга туры килә. Эш вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылса, күңел тыныч. Ә без, тимерчеләр өчен, эш һәрвакыт җитәрлек, ял итәргә вакыт та юк, хәер, эшеңне яратсаң, ял да итәсе килми, - диде авыл тимерчесе Хәмит Шәмсетдинов.
Улы Миннур әтисенә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
- Әти мине авыр тырмаларны күтәреп чыгарга кирәк чакта чакыра, мөмкинлегем булганда аңа ярдәм итәргә тырышам. Өйдә эшсез утырырга күнекмәгән ул, гомер буе туган хуҗалыгында эшләгән, хәзер һәр иртәдә велосипед белән остаханәгә ашыга, - диде ул.
Хәмит абый хуҗалыкта тырмаларны, башка агрегатларны ремонтлап кына калмый, аңа күрше авыллардан да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
- Ул тиз эшли, иң мөһиме, сыйфатлы, үз эшенең остасы, холкы буенча да мәрхәмәтле кеше ул, - диләр аның турында хезмәттәшләре.
Тимерчелек эшләренә авылда һәрвакыт ихтыяҗ зур. Аның турында авылдашларыннан да җылы сүзләр генә ишетергә була.
- Безнең Хәмит алтын куллы, без еш кына аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез, ул беркайчан да баш тартмый. Зиратта яңа капкалар корып куйды, шулай ук чардуганнар ясый, төрле бизәкләр, чаналар, арбалар һәм атлар өчен арба-чаналар, скобалар һәм йорт хуҗалыгында кирәкле башка бик күп нәрсәләр эшли. Өйләре матур итеп бизәлгән, капка төпләрендә үк биредә чын тимерче яшәгәне күренеп тора, - диләр авылдашлары аның турында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса