Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЭШКӘ ЧАКЫРАБЫЗ

Хөрмәтле питрәчлеләр!

Безгә "Алга" район газетасында тәрҗемәче булып эшләү өчен хезмәткәр кирәк. Бәлки сезнең арада бу эштә үзләрен сынап карарга, сәләтләрен күрсәтергә теләүче, әмма тартынып, уңайсызланып калучылар бардыр. Бер дә уңайсызланырга кирәкми. Бездә эшкә өйрәтү мөмкинлеге дә каралган. Бу эш читтән торып филология, журналистика бүлекләрендә белем алучы студентлар өчен дә отышлы, безнеңчә. Әле тагын гаиләле хатын-кызлар өчен эшкә вакытында барып, вакытында кайту да мөһим бит.

Хезмәт хакы вакытында түләнә, соцпакет каралган, ягъни сез чираттагы ялга, больничныйга чыга алачаксыз. Эш вакыты да һәркем өчен уңайлы - иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 4кә кадәр эшләп, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ял итәбез.

Сез бер дә тартынып тормыйча үз көчегезне, мөмкинлекләрегезне әлеге эштә сынап карау өчен редакциягә эшкә килерсез дигән өметтә калабыз.

Тел.: 3-00-59, 3-04-37, 89179077472.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса