Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшләргә дә, малларны асрарга да уңайлы булачак

2014 елдан башлап Татарстанда сыер абзарларын яңа технологияләр белән капиталь ремонтлау һәм хайваннарны азык белән нәтиҗәле тәэмин итү өчен силос-сенаж траншеялары төзү буенча программа гамәлгә ашырыла. Дүрт ел эчендә генә әлеге программалар кысаларында, барлыгы 1171 сыер абзары, 539 силос-сенаж траншеясы ремонтланган. Быел 232 сыер абзарын һәм 123 траншеяны капиталь ремонтлау планлаштырылган.

Быел бу программага Колай авылындагы, “АгроЛак” ҖЧҖдә терлекчелек комплексы да кергән. Биредә 2006 елда сыер абзарларында реконструкция үткәрелгән иде инде. Вакыт уза, яңа ремонт ясарга да вакыт җиткән.
Эшкә май бәйрәмнәреннән соң ук керешкәннәр.
- Бездә барлыгы 1227 мөгезле эре терлек бар, шуларның 423е савым сыерлары, - ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафаил Галимов, - биредә барлыгы 39 хезмәткәр эшли, алар арасында сигез сыер савучы, җиде бозау караучы. Шулай ук терлекчеләр, ветеринария табиблары, сөт сыйфаты буенча лаборант, каравылчылар, механизаторлар да бар.
Быел без көнгә 4,5 тонна сөт тапшырабыз, бу узган ел белән чагыштырганда ярты тоннага күбрәк. Уртача көнлек савым 13,5 килограмм тәшкил итә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу ике килограммга күбрәк. Быел малларның үлеме дә кимеде, сакланыш та яхшы.
Быел Киров өлкәсеннән 195 нәселле тана сатып алдык. Шуларның 57се бозаулады, алар 22,4 литр сөт бирә. Тиздән башкалары да бозауларга тиеш. Әлбәттә, кечкенә бозауларны асрау өчен яхшы шартлар кирәк. Моның өчен без иске фермадан бозаулату бүлеге ясадык. Хәзер бозаулар һәм таналар бик яхшы шартларда асрала.
Җәйге чорда безнең сыерлар көтүлекләрдә, лагерьларда булдылар, хәзер алар “туган” йортларына, кышкы абзарга кайттылар.
Безнең коллектив җитәрлек күләмдә азык әзерләде, азык складларында сыйфатлы печән, сенаж, силос запасы ел ярымга җитәчәк. Сүз уңаеннан, силос салуны шушы көннәрдә генә төгәлләдек, шуңа күрә быел нәтиҗәле эш эшләдек дип уйлыйбыз.
Иң мөһиме, берничә көннән 200 сыер яңа абзарларга керәчәк, 200е инде яхшы шартларда асрала, төзүчеләр сыйфатлы ремонт ясарга тырыштылар.
- Без эшне түбәне демонтажлаудан башладык, - ди төзелеш оешмасы прорабы Андрей Матвеев, - безгә Колайдагы дүрт йөз баш сыерга исәпләнгән ике ферманы ремонтларга кирәк иде. Берсендә, сыерлар “яши” торган абзарда, без инде төзелеш эшләрен тәмамладык. Икенче сыер абзарын октябрь аенда тапшырачакбыз. Хәзер анда стеналарны штукатурлау буенча соңгы эшләр бара.
Әйткәнебезчә, без монда капиталь ремонт ясадык. Азык улаклары яңа, заманча. Шулай ук су эчү җайланмалары, сөтүткәргечләр дә заманча эшләнгән.
Су һәм энергия белән тәэмин итү дә яңадан эшләнде, хәзер сыер абзарларында электр саклагыч, диодлы яктырткычлар яна. Вентиляция системасы да заманча. Форточкалы пластик тәрәзәләр куйдык, теләсә кайсы вакытта бинаны җилләтергә мөмкин.
Тирес чыгару өчен транспортерлар шулай ук яңа. Түбәне икеләтә җылыткычлы профнастил белән яптык.
Җәен силос-сенаж траншеялары да ныклап төзекләндерелде, ике зур траншея урынына дүрт кечкенәне ясадык.
Бездә универсаллар бригадасы эшли, алар үзләре монтажчылар, ташчылар, плотниклар, штукатурлар, слесарьләр дә.
Колай терлекчеләре һәм сыерлар безнең эштән канәгать калыр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Иске Шигали