Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшсез һәм аз керемле питрәчлеләр үз эшләрен ачу өчен бушлай акча ала алалар

Ярдәм суммасы - 75-150 мең сум.

Питрәч районында аз керемле һәм эшсезләргә үз эшләрен ачу өчен акча бирәләр. Үзмәшгульлек эшен башлап җибәрүчеләргә 75 мең сум, ә шәхси ярдәмче хуҗалык алып барырга теләүчеләргә 150 мең сумга кадәр акча бирәләр. Ярдәмнән 27 кеше файдаланган инде, алар арасында кондитерлар да, чәчтарашлар да, һөнәрчеләр дә бар. Алар белән контрактларны социаль яклау бүлеге төзи. 

Питрәчлеләр арасында эшсезләр санының артуы күзәтелми. 2 атна эчендә эшсезлек буенчаисәпкә 5 кеше баскан. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирү һәм укыту буенча эш алып бара. Бу кешеләргә вакыт чынбарлыгына җайлашырга, бүгенге көндә кирәкле белгечлекләрне үзләштерергә ярдәм итә. Районның эре предприятиеләре үз эшчәнлекләрен туктатмый, эш урыннарын кыскарту юк. Логистикада гына кайбер кыенлыклар бар. Кирәкле җиһазлар һәм чимал алу өчен дустанә илләр белән элемтәләрне җайга салу бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса