Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эсседә эш сәгатен кыскартырга тәкъдим иттеләр

Роспотребнадзор эш бүлмәсендә температура 28,5 градустан югары булган очракта эш көнен кыскартырга тәкъдим итә.

Һава температурасы 29 градуска кадәр күтәрелсә, эш көнен ике сәгатькә, ә 30,5 градус булганда дүрт сәгатькә кыскартырга тәкъдим ителә», — дип  яза «РИА Новости».

32,5 градус эссе булганда ачык һавада берөзлексез 20 минуттан да озак эшләргә ярамый, дип кисәтә Роспотребнадзор. Ачык һавада эшләүчеләр 20 минут саен салкынча бинада ун минут ял итеп алырга тиеш.

Эссе көнне ачык һавада кояш нурларыннан саклый торган махсус киемнәрдә эшләүчеләр кояш астында дүрт-биш сәгатьтән дә артык тормаска тиеш. Махсус киемнән эшләмәгән хезмәткәрләргә ачык һавада 1-1,5 сәгать эшләргә мөмкин.

32 градустан югары булганда  ачык һавада эшләү сәламәтлек өчен куркыныч.  Шунлыктан эшне иртәнге һәм кичке сәгатьләргә планлаштырып, эш көне тәртибен үзгәртергә тәкъдим ителә. Эссе көннәрдә эшкә 25-40 яшьлек хезмәткәрләрне генә җәлеп итәргә киңәш ителә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса