Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эт һәм мәчеләргә котыру авыруыннан бушлай прививка ясыйлар

Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көненә әзерлек кысаларында, 16 сентябрьдән башлап хайваннар арасында авыруны профилактикалау буенча ункөнлек башланды.

27 сентябрьгә кадәр йорт хайваннарына (мәчеләргә һәм этләргә) котыру авыруына каршы бушлай вакцинация үткәреләчәк - ветеринария хезмәтләре һәм чыгым материаллары өчен түләү алынмый. Шулай ук бу чорда йорт хайваннарын теркәячәкләр. Ункөнлек чорында котыру авыруын профилактикалау, йорт хайваннарын тотуның төп кагыйдәләрен үтәү буенча хуҗаларның бурычлары турында файдалы мәгълүмат белән белешмәлекләр таратылачак.

 

Күпләр мәче яки этләр урамга чыкмый икән, зарарлану куркынычы бөтенләй юк, шуңа күрә котыру авыруыннан прививка ясатмасаң да ярый дип уйлый. Әмма бу ялгыш фикер.
Эт һәм мәчеләрдә котыру авыруы - баш миенең һәм үзәк нерв системасының авыру йоктыручы селәгәе аша күчә торган вирус китереп чыгара торган авыру. Кайгырту һәм вакытында вакцинация үткәрү авырудан котылырга һәм йорт хайваннарының, аларның хуҗаларының, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.
- Без инде урыннарга чыгып вакцинация үткәрәбез, «Царево» торак комплексында, Кощак, Званка авылларында булдык. Ветеринария оешмасы хезмәткәрләре килүләре турында шәхсән үзләре хәбәр итәләр, һәр ишегалдына керәләр, эт һәм мәчеләр санын язалар, - диде район ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Ислам Гатиатуллин. - Без кыргый хайваннар өчен вакциналар  куябыз инде. Безнең районда июль аенда котыру авыруының бер очрагы ачыкланды. Пановка авылындагы бер йорт ишегалдына төлкеләр үтеп кергән, соңрак Республика ветеринария лабораториясендә җәнлектә котыру авыруы барлыгын ачыкладылар. Ике айга авылда карантин кертелде. Хәзерге вакытта районда хәл уңай, хайваннарда котыру авыруы очраклары ачыкланмады. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, әлбәттә, профилактика чаралары кирәк, ә иң нәтиҗәле чара - вакцинация, - дип ассызыклады Ислам Гатиатуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса