Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Этләрне урамда йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тарта башларга мөмкиннәр

Бу җәһәттән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертүне күдә тоткан тиешле закон проекты әзерләнелә.

Россиядә йорт хайваннарын тәрбияләү һәм аларны урамда йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тарта башларга мөмкиннәр. 

Закон проектын тәкъдим итүчеләр хәбәр иткәнчә, 2018 елда “Хайваннар белән җаваплы төстә эш итү турында” закон кабул ителгән. Анда йорт хайваннарын тоту һәм урамда йөртү буенча гомуми кагыйдәләр билгеләнгән. Мисалга, урамда йөрткәндә, хайван артыннан җыештырып йөрергә кирәк.

Ләкин эт-мәче хуҗаларының күбесе бу кагыйдәләрне үтәми. Шуңа күрә проект авторлары кагыйдәләрне блозган өчен штрафлар кертергә тәкъдим итә. Штраф күләме 500 сумнан 1,5 мең сумга җитәргә мөмкин. Закон бозучыларны видеокамералар ярдәмендә “эләктерү” күздә тотыла.

Моннан тыш хайваннарны яклау-саклау буенча федераль “Кайнар линия” җитәкчесе Татьяна Бондаренко әйтүенчә, йорт хайваннарына карата рәхимсез мөнәсәбәт буенча еш кына мөрәҗәгатьләр алына. Бондаренко фикеренчә, хайваннар хокукларын саклау өлкәсендә законнарны төгәлрәк, аныклабрак язу кирәк.

Сүз уңаеннан, Казан мэриясе әле күптән түгел генә шәһәрдә яшәүчеләргә үзләренең этләре белән кайсы урыннарда йөрергә мөмкин булуын искә төшерде. Шәһәрнең алты районында этләр белән йөрү өчен мәйданчыклар булдырылган.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X