Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фасадларны тәртиптә тотмаган өчен штраф салырга мөмкиннәр

Өй эчен тәртиптә тоту турында гына түгел, йорт яны территориясен дә кайгыртырга кирәк. Югыйсә, күршеләр белән ачуланышудан һәм административ-техник инспекциянең кисәтүләреннән качып котылыйм димә.

Чиста, пөхтә урамнар буйлап саф һавада йөрү ничек рәхәт! Әмма йортларының тышкы ягын карап, тәртиптә тотмый торган ваемсыз кешеләр аркасында, кайберәүләр моннан мәхрүм кала. “Тирә-юньдә биек булып үскән үләннәр дә, аларның бар нәрсәне каплап торуы да – куркыныч түгел, барыбер тиздән кыш җитә бит. Төзелеш эшләреннән соң җирдә бүрәнәләр, кирпечләр һәм эш кораллары аунап ята – монысы да зур бәла түгел, комачауламыйлар бит”, - дип уйлыйлар алар. Беренче карашка зыянлы булып тоелмаса да, битарафлык күршеләрнең көчле ризасызлыгы рәвешендәге зур проблемага әверелә, ә кайвакытта хәтта кесәгә сугарга мөмкин. Питрәч авылының Северная һәм Новая урамнарындагы йорт хуҗаларына штраф яный. Эш шунда, монда яшәүчеләр күршеләренең йорт яны территориясендәге пычрак участоклары турында АТИга шикаять язган. Без анда административ-техник инспекция башлыгы Ришат Җиһаншин белән бергә бардык.
- Участокны Казаннан кемдер сатып алды һәм берничә ел инде анда котырып чүп үлән үсә, бөтен чүп-чар, үлән орлыклары безнең бакчага оча, алар бик тиз янып китүчән, бу бит бик куркыныч, - дип зарын белдерде Новая урамындагы участок күршесендә урнашкан йортта яшәүче.
АТИ башлыгы билгеләп үткәнчә, фасадларны тиешле хәлдә тоту буенча бурычларны үтәмәгән һәм йорт яны участокларында эшләр башкарганда тәртип бозган өчен ике мең сумнан алып штраф яный.
- Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен акт төзелә, без йорт яны территориясен чүп-чардан арындыру өчен бер ай вакыт бирәбез, әгәр дә ул чүп-чарны җыештырмаса, эш комиссиягә тикшерүгә җибәрелә, - дип сөйләде Ришат Җиһаншин.
Торак йорт яки хуҗалык корылмасын төзегәндә яки ремонтлаганда төзелеш материалларын һәм башка чүп-чарны озак саклау тыела. Бу шулай ук биек булып үскән үләнне чабып, үз территорияләрендә чүп-чар яндыручыларга да кагыла, бу ысул экологиягә һәм янәшәдә яшәүче кешеләргә зыян сала

 

2020 елда безнең районда фасадларны карап тоту буенча хокук бозулар турында 160 акт төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса