Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Габдуллаҗановлар тантаналы кабул итүгә барачак

Безнең районда бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, яратып яшәүче үрнәк гаиләләр бик күп. Ленино-Кокушкинодан Габдуллаҗановлар шундый гаиләләрнең берсе.

Марат Галләметдин улы һәм Мөнирә Габделбәр кызы 27 ел элек гаилә кора һәм ул ныклы булып чыга. Бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Әлеге бердәм, зур гаиләне Ленино-Кокушкинода гына түгел, районда да яхшы беләләр.
- Габдуллаҗановлар гаиләсе безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора, - дип сөйли, алар турында "Ак барс Питрәч" кошчылык комплексы коллективы һәм авылдышлары. - Бу чын хезмәт династиясе.
- Маратның әтисе Галләметдин абый гомерен кошчылык комплексында кош каручы булып эшләгән. Аның тормыш иптәше Сания апа авыл мәктәбендә балаларга белем биргән, ул "РСФСР ның мәгариф отличнигы" югары исеменә лаек булган.
Мөнирәнең әтисе Габделбәр абый фельдшер, әнисе - Гайшә апа "Ленино-Кокушкино" совхозында сыер савучы булып эшләгән.
Аларның балалары да, оныклары да үзләренә ошап, тырыш, эш сөючән булып үсәләр. Алар да кошчылык комплексында хезмәт куя. Кемдер машина йөртүче, кемдер комш караучы, ә уллары Айрат, әлеге предприятиедә программист, ә Алинә - әйдәп баручы икътисадчы-финансист булып эшли.
Мөнирә мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган һәм авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетына укырга керә. 1986 елда югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый һәм "Пригородный" совхозына икътисадчы булып эшкә урнаша. Бер елдан алар Марат белән өйләнешәләр. Аннары туган авылларына кайталар һәм язмышларын кошчылык фабрикасы белән бәйлиләр. Мин булачак ирем белән мәктәптән үк таныш. Марат армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлады, "Сельхозтехника"да инженер, 93 нче һөнәри лицейда укытучы, ә 1999 елдан кошчылык комплексында инженер-механик булып эшли. Балаларыбызның безнең белән бергә эшләвенә без бик шат, - ди Мөнирә Габделбәровна. - Безнең гаилә бик зур - сигез кеше, без барыбыз да бер йортта яшибез. Улыбыз Айрат үз йортын сала башлады.
- Мин үзем бакчада эшләргә, агачлар , чәчәкләр үстергә яратам. Кабинетта утырып, эшләп кайтканнан соң (ул финанс-икътисад хезмәте башлыгы булып эшли) бу ял гына. Марат техника ярата, ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Әлбәттә инде, безгә балалар булыша.
Габдуллаҗановларның фидакарь хезмәтен предприятие җитәкчелеге дә бәяләми калмый. Гаилә башлыгы комплексның Мактау грамоталары белән бүләкләнә, ә Мөнирә ханым берничә тапкыр районның иң яхшы икътисадчысы итеп табыла, "Шәфкатьлелек өчен" билге-медале белән, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, "Ак барс" ХК" ачык акционерлык җәмгыяте мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Ирле-хатынлы Габдуллаҗановлар иңне иңгә куеп, шатлык-кайгыларын бүлешеп, бик күпләр өчен үрнәк гаилә булып яшиләр.
27 августта Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы парларын тантаналы кабул итү булачак. Анда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 53 гаилә чакырылды. Безнең районнан Ленино-Кокушкинодан ирле-хатынлы Габдуллаҗановлар барачак.
- Без район җитәкчелегенә һәм Татарстан Президент Рөстәм Миңнехановка республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә беренче тапкыр оештырылган тантаналы кабул итүдә катнашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтле. Шундый гаиләләрнең берсе булуыбызга без бик шат, һәм без, районны лаеклы тәкъдим итәчәкбез, - ди ирле-хатынлы Габдуллаҗановлар. - Әлбәттә, дулкынланабыз, без республикабызны икътисади яктан үстергән кеше белән очрашуга барабыз бит. Татарстанда гаиләләрне кайгыртуга зур игътибар бирелә. Без шуның бер үрнәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X