Алга
  • Рус Тат
  • Гагаринны күргән ул

    Пановка авылында гомер итүче Валерий Севрюгин өчен Космонавтлар көне аеруча истәлекле бәйрәм. Ул атаклы "Байконур" космодромында эшләгән һәм берничә тапкыр Юрий Гагаринны күргән.


    - Мин анда Казан ракета училищесын тәмамлагач эләктем, - дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. - Космодром Кызыл Орда өлкәсе Ленинск шәһәрендә иде. Әле дә хәтерлим, тимер юл станциясенә килеп җиттем, әйберләремне ташладым, сикереп төштем. Шул арада поезд кузгалып та китте. Бары 2 минут кына туктап торды. Бик яшерен җир иде. Ул чакта космодромга 10 ел иде. Мин агач баракларны да күрдем, анда кешеләр яшәде. Өйләнмәгән идем әле, шуңа да тормыш шартларына бик бәйләнмәдем. Билгеле, космодром турындагы мәгълүмат сер итеп саклана. Анда пропуск белән генә кертәләр. Бервакыт хәрби хезмәткәрләрнең берсе чираттагы ялга киткәндә, үзе белән пропускны ала киткән. Шуннан соң барлык пропускларны алыштырдылар. Тәртип шундый иде.
    Севрюгин исәбендә төрле билгеләнештәге 200дән артык космик аппарат. "Союз"ларның пилотсызлылары да, космонавтлар белән булганнары да... Мәсәлән, галәмгә Георгий Береговойны, Владимир Шаталовны очырта. Шаталовны озату белән бәйле бик кызык хәл була. Ул 13 нче космонавт. Һәм алар космодромыннан 13 нче корабльдә, 13е - дүшәмбе көнне җибәрелә. Бу көн "авыр көн" дип исәпләнә. Бөтенесе стартка әзер булганда, көтмәгәндә, нәрсәдер эшләми башлый. Менә шуннан соң хорафатларга ышанмый кара инде!
    Валерий Федорович космодром мәйданчыгында дүрт мәртәбә Юрий Гагаринны очрата. Аның белән сөйләшергә туры килмәсә дә, атаклы космонавтның кешеләр белән сөйләшкәнен ишеткәне булган. Космонавтлар космодромга ракета җибәргәндә килгәннәр, кешеләрне әзерләгәннәр.
    - Космонавтлар башка төрле кешеләр инде ул, - дип сөйли ул. - Алар үзенә башкалар. Аппаратларны җибәрергә бер атна кала киләләр һәм бик аз кеше белән генә аралаша иделәр. Берәр төрле инфекция эләктерүдән куркалар иде. Шундый тәртип. Ракета җибәрү - үзенә бер бәйрәм кебек. Монда космодромда эшләүчеләрнең бөтен тырышлыгы чагыла инде. Бөтенесен хәтерлим, "Союз-9"ны җибәргәндә, 100 метр арада гына басып тордым. Бик хәтәр иде, билгеле. Яшь чакта курыкмыйсың бит ул. 1966 елда бер ракета шартлады да әле. Төрле хәлләр булды, - дип искә төшерә ул.
    Севрюгин эшләгән чорда төсле телевидение өчен ясалма иярчен аппараты җибәрелә. Аннары һава торышын тапшыручы аппаратлар китә. "Луна-9", "Луна-10" корабльләре җибәрелә. Аларның бурычы - айга төшеп, эксперт мәгълүматлар һәм грунт алып, җиргә кайту була.
    - Анда эшләве бик кызык иде, - дип искә ала Валерий Севрюгин. - Коллектив та иҗади, нигездә, 40 яшькә кадәрге яшьләр җыелган иде. Шәһәр яхшы тәэмин ителә. Без башка дөньяда яшәгән кебегрәк идек. Минем өчен, билгеле, иң яхшы еллар иде бу. Яшь идек, кызыклы эш, синең янәшәңдә кызыклы кешеләр. Табигать матур - якында гына Сыр-Дәрья ага. Анда балык тотарга йөрдек.
    Бүгенге көндә Валерий Федорович тормышының кызыклы чоры турындагы истәлекләр белән яши. Әле дә космонавтика өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынып тора.
    - Кызганыч, космонавтика артка кала башлады, - ди ул борчылып. - "Союз-Аполлон"ны әзерләгәндә, космодромга америкалылар килде. Аларның безнең технологияләрнең үсешенә исләре китә, хуплый иделәр. Чыннан да, совет космонавтикасы күтәрелештә иде. Хәзер аңа игътибарның кимүе мине бик дулкынландыра.
    Валерий Севрюгин Космонавтика көнен ел саен көтеп ала, чөнки ул аның язмышы, тормышы була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: