Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаиләң ярдәм иткәндә, эшләве рәхәт

Терлекчелектә ел әйләнәсе эш тынып тормый. Кышын терлекләргә тәрбия һәм кайгырту аеруча кирәк. Безнең районда 47 хуҗалык бар, шуларның 39ы крестьян-фермер хуҗалыклары, алар нигездә терлекчелек белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә иң күп савым Муллагалиев А.Р. КФХда - 18 литр, икенче урында – Абдуллин Х.С. КФХ – 14,2 литр, өченче урында-Фәсхетдинов А.З. КФХ - 14 литр.

Социалистик Хезмәт Герое Надежда Галочкина исемендәге А.З.Фәсхетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы - районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Ферма 2011 елда барлыкка килгән.
- Беренче вакытта бездә 30 сыер иде, ә хәзер алар 39. Бүгенге көндә һәр сыердан 13-14 килограмм сөт савабыз, 430 литр сөт тапшырабыз, - диде Алмаз Фәсхетдинов. - Бездә әле таналар, бозаулар, үгезләр бар.
Терлекләр азык белән тулысынча тәэмин ителгән - печән, салам, силос, катнаш азык, фураж барысы да бар. Уңышлы кышлату өчен бар нәрсә дә җитәрлек.
2016 елда без 2 миллион 400 мең сумлык грант оттык, өстәмә рәвештә кредит алдык һәм эшне киңәйтеп җибәрдек. Ун мең башка исәпләнгән мини-кош фермасы төзедек. Менә инде дүртенче ел рәттән Россиянең Свердловск өлкәсендәге алдынгы кошчылык фабрикаларының берсендә «Раданит» токымлы тәүлеклек чебешләр сатып алабыз. Гыйнвардан аларны өч ай дәвамында үстерәбез, 1100-1200 грамм авырлык җыйгач сатуга чыгарабыз. Хәзер безнең фермада биш мең баш яшь терлек бар.
Барлык кагыйдәләрне үтәп кенә яхшы нәтиҗәләр алырга мөмкин. Шуңа күрә без температура режимын, яктырту дәрәҗәсен, ашату, су эчертү үзенчәлекләрен катгый контрольдә тотабыз, чебешләргә вакытында вакцина үткәрәбез. Бинаны башта утын ягып җылыттык, ә быел җылылыкны газга тоташтырдык. Катнаш азык беренче айга - өч тонна, ә киләсе айдан 5-6 тонна кирәк булачак.
Безнең ферма - гаилә фермасы. Миңа авыр хезмәттә әти-әнием, хатыным Фирүзә, балаларым Камилә һәм Кәрим булыша. Балалар кечкенәдән авыл хезмәтенең нәрсә икәнен яхшы беләләр һәм безгә бик теләп ярдәм итәләр. Без ферманы киңәйтергә, кошларның баш санын ун меңгә кадәр арттырырга планлаштырабыз. Алга таба йомырка сала торган тавыклар үстерү белән генә шөгыльләнмичә, ит токымнарын да үрчетеп карарга телибез, - дип сөйләде фермер.
Кошчылык фермасында Алмаз Зиннуровичның төп ярдәмчесе аның баҗасы Рафис Шакиров.
- Яшь терлек аеруча игътибар таләп итә, чөнки безгә тәүлеклек чебешләр кайта бит. Шуңа да биредә гел булам, аларны күзәтеп торам, - диде Рафис Нургалиевич. - Минем төп эшем -вакытында ашату, эчертү, тиресне җыештыру, температура режимын үтәү һәм төрле авырулардан вакцинация ясау.
Гаилә фермасына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре еш килә. Алмаз Фәсхетдинов белән район һәм республика фермерлары да тәҗрибә уртаклаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса