Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галия Галиева уңыш могҗизалары һәм кышка эшләнмәләр ясау турында сөйли

Профессор Галиев һәм аның хатыны тумышы белән авылдан – ул Әлмәт районыннан, хатыны Оренбург өлкәсеннән.

Гаилә башлыгының фәнни якын килүе һәм хатынының интуициясе белән алар үрнәк хуҗалык һәм кышка эшләнмәләрнең үзенчәлекле ысулларын булдырган.

Ринат Харис улы һәм Галия Шакир кызы Галиевлар, оныгы Ранель 2011 ел уңышы белән. / Фото гаилә архивыннан

ШӘҺӘРДӘН - АВЫЛГА

Моннан утыз өч ел элек Күн авылында Татарстанда трансплантологиягә нигез салучы профессор, медицина фәннәре докторы Ринат Галиев үз хуҗалыгын булдырган. Бакча эшләре башлану вакыты 1991 елда беренче тапкыр бөер күчереп утырту вакыты белән туры килгән диярлек. Һәрвакыттагыча, танылган табиб һәм галимгә бакча эшендә белгечлеге буенча рентген-лаборант хатыны Галия Галиева ярдәм итә.

Ринат Галиев ("Большой души человек. Хурургия и судьба профессора Галеева" китабыннан): “Россияне ачлыктан, үлемнән һәрвакыт бәрәңге коткарды – мин моны сугыштан соңгы елларда үзем күрдем. Үзгәртеп кору башлангач, безгә бер ел хезмәт хакы түләмәделәр, мин монда кайттым да, җирне сукалап бәрәңге утырттым. Хәзер мине “бәрәңге профессоры” дип атыйлар, чөнки мин бәрәңге утырта, үстерә беләм. Башка культуралар да үстерәбез. Кеше башка беркайда да җирдәге кебек күңел биреп ял итә алмый. Мин дача капкасын ачып керүгә үк тышкы дөньядан аерылам”.

Әкренләп 25 сутый участокта йорт, сарай, мунча төзегәннәр, су сибү өчен торбалар үткәргәннәр, теплицалар куйганнар. Яшелчәләрнең барлык төрләрен дә үстергәннәр. Башта алмагачлар, чия, карлыган, виноград утыртканнар.

– Җирдә казыну гаиләне берләштерүче уртак эш булды, – дип искә ала Галия Шакировна. - Бакчаны трактор белән сукалап, бәрәңге утыртабыз, төбен өябез һәм барыбыз бергә казып алабыз. Бу традиция иде. Хәтта балалар үскәч тә, үз эшләре, үз гаиләләре барлыкка килгәч тә, бәрәңге утыртырга һәм алырга кайталар иде.

Яшелчәләр өчен түтәлләрне озын итә идек – 40 адым. Киңлеге 50 сантиметрдан артык түгел иде. Мондый түтәлдә суган, кишер бик әйбәт үсә, аларның чүбен утарга уңайлы, еракка сузылырга кирәкми. Бездән күреп бөтен авыл шундый түтәлләр ясый башлады.

МОҢАРЧЫ КҮРЕЛМӘГӘН УҢЫШ

– Мин кабак орлыклары утырттым, пакетка “3 килограммга кадәр уңыш бирә” дип язылган иде, ә бездә үскәнен күтәреп тә булмый. Авылда андый кабакның беркайчан да үскәне булмады, – дип сөйли Галия Шакировна. – Миннән, мондый уңышның сере нәрсәдә, дип сорыйлар. Аның бернинди сере дә юк. Җирне, тереклекне яратырга кирәк. Мин кайткан саен аның ничек үсүен күреп шатлана идем – ничек беренче ике яфраклары чыкканын, чәчәк атканын, җимеш төшкәнен. Теләсә нинди үсемлекне дә күңел җылыңны биреп үстерергә кирәк. Алар турында онытсаң, алар шиңә башлый. Күршеләр Ринаттан: “Ничек синең помидорларың шулкадәр зур булып үсә”, дип сорыйлар иде. “Помидорларны бәйләгәндә яки ян ботакларын өзгәндә, мин аларга җырлар җырлыйм”, дип җавап бирә иде ул.

Әлбәттә, эш үсемлекләр белән рухи элемтәдә генә түгел, ә агротехнологияләрне җентекләп үтәүдә дә. Бүлбеләр арасы төгәл 70 сантиметр булсын өчен профессор хәтта бәрәңгене квадрат-оя ысулы белән утырту өчен шаблон да ясый. Бәрәңге рәтләре озынлыгы һәм киңлеге буенча гына түгел, диагональ буенча да бик тигез чыга. Башта кулдан өяләр, аннары кул сукасы ясыйлар. Мотоблок барлыкка килгәч, эш тагын да гадиләшә.

20шәр капчык уңыш җыялар, кешегә дә күп тараталар. Вак бәрәңгене күршеләре терлеккә җыялар. Шулай ук кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, алмаларны да кешегә өләшәләр.

ҮСТЕРГӘННЕ НИЧЕК САКЛАРГА

Профессор Галиев һәм аның хатыны тумышы белән авылдан – ул Әлмәт районыннан, хатыны Оренбург өлкәсеннән. Шулай булгач, уңышны саклау нигезләре аларга балачактан ук билгеле була. Йортта идән асты ясыйлар. Соңыннан Казандагы гаражда баз ясаганнар, анда эшләнмәләр һәм яшелчәләр сакланган. Алманы кәгазьгә төреп агач тартмаларга салганнар – алар мартка кадәр сакланган. Алмадан компот, варенье, джем, пюре ясаганнар, пирог эчлеге ясап туңдырганнар. Шулай ук компотны чия һәм виноградтан ясаганнар. Карлыганнан – варенье һәм желе.

Кабакларны авылда элекэлектән өйдә карават астында саклаганнар – идәннәр салкын. Шәһәр фатирында Галия Шакировна аларны салкыннар башланганчы балконда саклый, аннары фатирга алып керә. Алар шулай ук мартка кадәр тора.

– Кабактан бәлеш ясыйбыз, ул барысына да ошый. Кунаклар минем бәлешләрне тәмле дип ашый, чөнки мин аларны бөтен күңелемне биреп пешерәм. Төгәл рецептым гына юк. Еш кына, син күпме, нәрсә салдың? дип сорыйлар. Чамалап кына эшлим барысын да. Бер нюанс. Пирог өчен кабакны шакмаклап турыйм, бераз тоз сибәм һәм суы агып бетсен өчен дуршлагка салам, югыйсә пирог сулы булачак. Су агып беткәч дөге белән кушам һәм шикәр комы сибәм.

ГАЛИЕВЛАРЧА АССОРТИ

Ташкабаклардан гадәттә икра ясыйлар. Ләкин Галия Галиеваның тагын бер ысулы бар. Хуҗабикә 10 сантиметрлы ташкабакларны маринадлый. Хәтта чистартырга да кирәкми, чөнки аларның кабыклары юка. Зуррак ташкабакларны 2 сантиметрга кисеп була. Ассорти ясарга ярата: банкага ташкабак, 5 сантиметр зурлыктагы патиссон, помидор, кыяр, сарымсак, болгар борычы салалар. Бер банкада күпме яшелчә!

– Маринадланган әйберләрне бүлмә температурасында саклап була, шуңа күрә ул һәрвакыт кул астында, – дип аңлата Галия Галиева. – Тозланганнарын базда сакларга кирәк, анда атнага бер тапкыр төшәбез, аннары суыткычка куябыз. Кыярларны салкын су белән мичкәдә тозлыйбыз. Кәбестәне алма, суган, укроп белән тозлыйбыз. Профессорның бер укучысы Тольяттидан кайта, һәрвакыт иң беренче “Кәбестә бармы?” дип сорый.

Шунысы игътибарга лаек, соңгы 20 елда Галия Шакировна маринадка тәмләткечләрдән лавр яфрагы, канәфер, борыч, сарымсактан башка бернәрсә дә салмый. Аңа укроп, кориандр, хрен яфрагы тибындагы яшеллек әллә ни тәмле түгел кебек тоела. Маринад шундый тәмле килеп чыга, аны банкадан ук эчеп бетерәләр.

– 150 ләп банка төрле тозланган яшелчәләр һәм кайнатмаларны әзерли идек. Мин томат согын күп эшләдем. Сок чыгаргычтан чыгарам. Ләкин чүбен ташламыйм, марля аша сыгып чыгарам һәм сокка өстим. Тоз, бераз шикәр комы өстим, кайнатып стериль банкаларга салам. Томат согын шимбә көннәрендә чаңгыда йөргәннән соң аеруча яратып эчәләр. Балалар маринадланган кыярны бик ярата. Мин улым Наил янына Волгоградка барганда, ул анда Трансплантология үзәген җитәкли, үзем белән маринадланган кыярлар алып барам.

Яшелчәләр җәйгә кадәр җитә. Чөгендер һәм кишер салатлары һәрвакыт суыткычта тора.

– Яшелчәләрнең мул уңышы ит куллануны киметте, – дип гаҗәпләнә Галия Галиева. – Әлбәттә ризыкны итсез пешермибез. Бәрәңгене ит белән бергә пешерсәм дә, барыбер табынга нинди дә булса яшелчә яки тозланган кәбестә куям. Аларны да ашаганнан соң, итне күп ашап булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса