Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галимҗан абый гыйбрәтле язмышлы бухгалтер

Галимҗан абый хезмәт юлын туган авылында, фермада ат җигүче, малларга азык ташучы буларак башлап җибәрә.

Ул вакытта сугыштан соңгы авыр еллар, радиолар булмый, бригадирлар төрле эштә эшләүчеләргә эшкә, өй саен йөреп әйтә торган булганнар. Даими эштә эшләүчеләр, үз эшләренә билгеләнгән сәгатькә йөргән.

Галимҗан абый 1937 елның октябрь аенда, Чыты авылында, эшче Хәкимовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 3 бала: 1 кыз, 2 малай булалар. Әтиләрен апасына 7 яшь, Галимҗан абыйга 4 яшь, энесенә 1 яшь булганда сугышка алалар, ул аннан кире әйләнеп кайтмый, яу кырында ятып кала. Әниләре 3 бала белән тол кала, аңа тормыш арбасын берүзенә генә тартырга туры килә. Балалар назлап утырырга вакыты булмый аның, тормыш алып барырга, ничек тә яшәргә кирәк. Апасы, әнисенә булышырга, урманга утынга йөри, кул чанасы белән тартып утын ташый. Шунда аңа бик каты салкын тия, Хәдичә апасы, 7 сыйныфта укыганда, үпкә чиреннән вафат була. Йортта олы бала булып Галимҗан абый кала, ул вакытта ул башлангыч сыйныфта укыган була. Галимҗан абый, туган авылында 7 еллык мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Шулай булса да, укуын дәвам итми, әнигә булышырга, акча эшләргә кирәк диеп, фермага ат җигүче булып эшкә төшә. Анда 3 ел эшләп, 18 яше тулгач, аны армиягә алалар, анда 3 ел намуслы хезмәт итеп, исән-имин туган авылына әйләнеп кайта һәм үзенең хезмәт юлын дәвам итә. Аңа Корноухова СПТУына укырга керергә тәкъдим итәләр. Ул анда тракторчы белгечлеге алып чыга. Аннан тагын үзенең туган колхозында эшләвен дәвам итә, тракторчы булып эшли башлый. Энесе Шакирҗан Казанга китеп урнаша. Алар әнисе белән икәү генә яшәп калалар, егет бик тырыш, сәләтле, тәртипле булып чыга. Тормыш шулай әкренләп үз уңаена гына дәвам итә, әнисе акча эшләүчем, ярдәмчем булды диеп бик сөенә, үзе дә бер көн колхоз эшеннән калмый. Шулай матур гына яшәп ятканда, аларның ишеген кайгы җиле килеп кага. Бу дөньяның шатлык-сөенечләре белән кайчак кайгы-хәсрәтләре дә бергә йөри бит. Галимҗан абый, әздән генә якты дөнья белән хушлашмый кала. Үзенең зирәклеге, уяулыгы, үз эшенең остасы булганлыгы белән генә исән кала ул. Бу вакытта алар Иске Йорт янындагы кырда, печән чабуда эштә булалар. Тракторчы остазы, чапкыч печән белән тыгылгач, тракторны эшләүдән туктата, Галимҗан абый трактордан төшеп, чапкычны чистарта башлый, шулчак, кызганычка каршы, остазы аны күрми, чистартып бетергән диеп белеп, чапкычны эшләтеп җибәрә. Шул вакыт, чапкыч, Галимҗан абыйның тездән түбән бер аягын өздерә, ә икенче аягының сеңерләре өзелгән була. Аякларын саклап калып булмаса да, бәхеткә, үзе исән кала. Ул бик озак дәваланганнан соң, терелеп чыга һәм протез ярдәмендә аякларына басып йөри ала башлый. Бу фаҗигале хәл 1963 елның җәендә була. Ул өйләнмәгән егет килеш, 26 яшендә аяксыз кала. Моннан соң бит ул физик эш эшли алмаячак, ләкин ул тормышта югалып калмый, үз юлын таба. Ул сынмый-сыгылмый, төшенкелеккә бирелми. Аны колхоз рәисе Ключище училищесына, бухгалтерлыкка укырга җибәрә, ул аны уңышлы тәмамлый. Аннан аны колхоз бухгалтериясенә бухгалтер ярдәмчесе итеп эшкә алалар. Егет үзен оста белгеч итеп таныта, эшен җиренә җиткереп башкара, шул ук вакытта, читтән торып, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укуын дәвам итә, бухгалтер-экономист белгечлеге алып чыга. Аннан экономист баш бухгалтер дәрәҗәсенә күтәрелә, 60 яшенә кадәр шунда эшләп, лаеклы ялга чыга. Аның хезмәт кенәгәсендә 45 ел эш стажы бар. Эш дәверендә 7 колхоз рәисе белән эшләргә туры килә аңа. "Төрлесендә төрле характер, колхоз зур, эш күп. Ул вакытта безнең колхоз "Ленин байрагы" исемен йөрткән. Колхоз рәисе булып Мөхәммәтҗанов Гыйният абый эшләгән. Колхоз гөрләп торган, өч авылны берләштергән: аңа Чыты, Иске Йорт, Селәнгеш авыллары керә, 2 бригад була. Һәр тармакның, шул исәптән, МТП һәм МТФның үз җаваплы кешеләре - белгечләре була. Селәнгеш авылында МТС һәм заправка була. Безнең колхозда запчастьларны, ягулык майлау материалларын алардан алалар. Менә шундый зур колхозның бухгалтерия эшен алып бара Галимҗан абый ул вакытта. Шулай итеп, тормыш әкренләп дәвам итә, егеткә дә 28 яшь тула, ул тормыш кору турында уйлана башлый. Үз авылында Рәдифә исемле кыз белән йөргән була ул, алар, күпмедер очрашып йөргәннән соң, өйләнешергә булалар. Кызга да 22 яшь була, шулай итеп, 1965 елны алар тормыш корып җибәрәләр. Төп йортта яшәп калалар, әниләре белән бергә матур гомер итәләр. Әниләрен тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Үзләре дә өч кыз тәрбияләп үстерәләр, өчесен дә тормышка бирәләр, зурлап туйларын уздыралар. Ике кызлары Казан шәһәрендә, берсе үз тормышы белән авылда яши. Балалары да үзләре кебек тырыш, өчесе дә тормышта үз юлларын, үз эшләрен табалар.Әти-әниләренә һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Менә шулай, Галимҗан абый белән Рәдифә апа бик тәртипле, тырыш, хезмәт сөючән, үрнәк гаилә булып яшиләр. Алар, бергә яшәү дәверендә, яңа йорт җиткереп керәләр. Икесе бергә туган колхозларында хезмәт итәләр. Тормыш иптәше Рәдифә апа счетовод-кассир, кадрлар бүлеге мөдире булып эшли, тырышып, намуслы хезмәт итәләр, икесе дә бөтен язу-сызуларны, эшчеләрнең хезмәт кенәгәләрен һәрвакыт тәртиптә тоталар. Аннан, Рәдифә апаны, районның иминиятләштерү оешмасыннан килеп, колхоз рәисеннән, шул авыл җирлегендә иминиятләштерү агенты итеп эшләргә җибәрүләрен сорыйлар, аңа колхоздан китәргә ризалык бирәләр. Ул шул эшендә лаеклы ялга чыкканчы эшли. Галимҗан абый, ничә еллардан бирле Чыты авыл җирлеге инвалидлар оешмасын җитәкли, үзе дә инвалид кеше буларак, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш-көнкүреш хәлләре белән кызыксынып, аларның хәлләрен белеп, мөрәҗәгатьләрен авыл җирлегенә, район хакимиятенең инвалидлар оешмасына җиткереп тора. Менә инде алар, иңне-иңгә куеп, 50 ел бергә гомер итәләр. Быел аларның бергә тормыш корып яшәүләренә 50 ел тулды. Алар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны бу шатлыклы вакыйга белән район хакимияте, халыкны социаль яклау идарәсе исеменнән, Чыты авыл җирлеге башлыгы Йолдыз Шәйдуллович, өйләренә барып котлап, истәлекле бүләк тапшырды.

Сезгә һәрвакыт шулай нык булырга, авырлыклар алдында сыгылмыйча, тагын бик күп юбилейларыгызны каршыларга язсын Ходай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса