Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гашыйклар көнендә яраткан кешегезне ничек сөендерергә белмисезме? Укыгыз!

Бүген бөтен дөнья Гашыйклар көнен билгеләп үтә. Яраткан кешегезгә бүләк эзләп баш ватасыз һәм сөйгән ярыгызны ничек гаҗәпләндерергә белмисезме? Ничек итеп оригиналь һәм үзенчәлекле бүләк ясап булуы турында безнең мәкаләдә сөйләячәкбез.

14 февральгә ир-атларга бүләк сайлау һәрвакытта да җиңел түгел. Традицион символик бүләкләр турында онытыгыз. Заманча базар файдалы җайланмалар һәм гаджетлар белән тулы, аларны сөйгән ярыгыз лаеклы бәяләячәк. Әмма бүләк бик кыйммәт булырга тиеш түгел. Әйтик, егет үзе чәчәк бәйләме белән генә чикләнергә уйласа, ул аны кыен хәлгә куярга мөмкин.
Әгәр дә сез ир-атка матур кәгазь белән тышланган бүләк бирергә телисез икән, аны аның бруталь асылына туры килерлек итеп ясагыз. Оригиналь идея: лом белән генә ачып була торган агач тартма. Әгәр сезнең ир-ат табигатьтә ит кыздырырга ярата икән, аңа шампурлар җыелмасы бүләк итегез. Комплектка, гадәттә, төрле вариацияләр керә – стандартлардан алып люля-кебаб һәм бургерлар әзерләү өчен җайланмаларга кадәр. Әгәр ул спорт белән мавыга икән, фитнес-беләзек яки бик кыйммәт булмаган смарт-сәгатьләр менә дигән бүләк булачак.
Хәзер кешелекнең гүзәл затлары турында сөйләшик. Барлык кызлар табигать буенча романтик кешеләр, алар теләсә нинди бүләккә шат булачак, иң мөһиме - ул дулкынландыргыч булсын.
Бу көнне миллионлаган хатын-кыз матур чәчәк бәйләме, мәхәббәт аңлату сүзләре язылган валентинка ала. Аларга тагын нәрсә бүләк итеп була соң?
Кайбер кызлар парлы әйберләр ярата - алар өчен бу гаилә рухы кебек. Бу очракта парлы халатлар яки футболкалар искиткеч бүләк булачак.
Азиядән экзотик җиләк-җимеш тартмасы - гади булмаган бүләк. Бер яктан, сез кызны тропик тәм-томнар белән сөендерәсез, ә икенче яктан үзегезнең игътибарыгызны күрсәтәсез. Шулай ук шоколад һәм йомшак уенчыклар җыелмасына заказ бирергә мөмкин. Интернет аша сезгә боларның барысын да адрес буенча кыска вакыт эчендә китереп бирәчәкләр.
Йомшак плед та яхшы бүләк була ала, аны теләсә кайсы кибеттән таба аласыз. Чөнки февраль -салкын ай, шуңа күрә презент бик урынлы булачак. Мәхәббәт аңлату сүзләре яки бергә төшкән фотосурәтле чынаяк та яхшы бүләк.
Әгәр бүләкләр артыннан йөрергә вакыт һәм мөмкинлек булмаса, кинотеатрга билетлар алынмаган яки ресторанда өстәлгә бронь калдырылмаган булса, күңелсезләнмәгез. Чөнки 14 февральне онытылмас көн итәргә әле соң түгел, әйтик, шәмнәр куеп, романтик кичке аш оештырыгыз. Гашыйклар өчен гади, әмма оригиналь идеяләрдән баш тартмагыз. Мисал өчен, кәгазьләргә уртак тормышыгызда булган вакыйгалар турында языгыз һәм аны бант белән бизәлгән савытка салыгыз. Бу язмаларны бергә уку күңелле булачак. Әгәр сезнең мөнәсәбәтләр күптән түгел барлыкка килде икән, ачышлар киче игълан итегез, фикерләрегез белән уртаклашыгыз, киләчәгегезне ничек күрүегез, нинди туй үткәрергә, балаларыгызга нинди исем кушарга теләвегез турында сөйләшегез.
Шулай ук яраткан кешегез өчен исемле грамота да ясарга була. Аларны эштә яки өйгә кайтышлый теләсә кайсы канцелярия кибетендә бастырырга була. “Документ”ка, әйтик, “Яраткан хатын-кызыма, кайгыртуың һәм мәхәббәтең өчен”, “Кадерле ир-атыма, игътибарың һәм назың өчен” дип языгыз.
Бүген яраткан кешегезгә карата хис-тойгыларыгызны кызганмагыз, һәм җавап итеп яхшы кәеф, уңай хисләр алачаксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса