Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гектар җирләр чәчеп икмәк үстерүче әти!

Әнисез калган көн бүген. Бар дөнья тынып калган, кояш та күренми. Балачагым кулын болгап күрше тыкрыкка кереп китте, мин катып калдым. Әни китте балачак шатлыгымны ияртеп. Ничек була икән ул әнисез яшәүләре? Гомумән, әнисез тормыш бар микән ул? Никтер әтиемнең әнисез калган көнен мин шулай күз алдына китерәм.

Ибәтуллин Харис Хәбир улы Теләче районының Олы Мәтәскә авылында яшәүче Хәбир белән Асия Ибәтуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әти кечкенәдән тере бала булып үсә, эштән курыкмый, үзенең шуклыгы аркасында күп тапкырлар төрле кызыклы хәлләргә эләгә, әтисеннән хәйран эләккәли дә үзенә. Балачакның бәхетле, самими көннәрен олы хәсрәт каплый - рәхимсез авыру газиз әнисе Асияне якты дөньядан алып китә. Хәбир бабай кулында дүрт бала кала, иң олысына 13, иң кечкенәсе Хәлиткә 3 яшь.  Нишләргә? Берсеннән берсе кечкенә балаларны ничекләр итеп аякка бастырырга? Шулай итеп әлеге гаиләгә яңа әни аяк баса. Әминә әби дүрт баланы да үз канаты астына алып, Хәбир бабай белән бергәләшеп тормыш йөген тарта башлый. Алар икәү бергә хөрмәткә лаек юл узалар, балаларны аякка бастырып, олы тормышка озаталар.
Еллар уза, мәктәп бусагасын атлап чыккач, әти армия хезмәтенә алына. Грузиянең Марнеули шәһәрендә радио-техник гаскәрләрдә хезмәт итә. 1976 елда әле генә армия хезмәтеннән кайткач, күрше Тәмте авылы кызы Нурзилә белән таныша, яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына.
Әни белән әти дүрт ел матур гына очрашып йөриләр, әтинең күңелендә өйләнү уе туа, кат-кат әнигә тәкъдим ясап караса да, «Әлегә юк», дигән җавап ишетә. Шуннан әтинең түземлеге бетеп, көзнең бер караңгы кичендә әнине дустының машинасына утыртып туган йортына «урлап» алып кайтып та китә. Урлангач кире кайту турында сүз дә булырга мөмкин түгел, икенче көнне, ата-ана ризалыгы белән никах укыталар, ноябрь аенда туй итәләр. Шулай итеп, Ибәтуллиннар гаиләсе туа. Яшь гаилә туган нигездә калмыйча, башка чыга, 1981 елда тормыш җилләре аларны Питрәч районына китерә. Һай, гомернең агышлары, безнең гаиләнең Питрәч якларында төпләнеп яши башлавына да 40 нчы ел киткән! Кайчандыр кара чәчле, лачындай көчле, басып торган җиреннән ут чыгаручы әти дә 63 яшен тутырды!
Әти! Катлаулы һәм авыр юл узып тормышта күпкә ирешкән кеше! Гомеренең бер көнен дә заяга уздырмыйча, гел алга атлап бара. Бер кыз, бер ул үстереп, менә дигән тәрбия биреп, олы тормыш юлына очырган әти! Агач кына түгел, гектар җирләр чәчеп икмәк үстерүче безнең әти! Син безнең горурлыгыбыз!
Авыл балалары гомер гомергә ныграк, тырышрак, үҗәтрәк булган. Ни өчен дип уйлыйсыз? Чөнки туганнан ук Җир анага якын алар, ялан тәпи йөгереп, кул белән җирдә казынып, чишмә суын эчеп күпме энергия алалар бит! Минем әти шундыйларның берсе! Гомерен, тормышын колхозга, җир эшенә, авыл хуҗалыгына багышлады! Башта Минзәлә совхоз техникумын тәмамлады, аннан Казан дәүләт ветеринария институтында зооинженер белгечлеген алды. Ферма мөдире, агроном, баш агроном, директор урынбасары, управляющий булып эшләде. Ләкин беркайчан да кабинетта саннар санап, отчетлар төзеп утырмады, кырда, колхозда, фермада кайнады, аягыннан бутый төшмәде, куллары агармады, йөзе кояшта каешланып бетте.  
Советлар Союзы таркалгач, күпме кеше ярык тагарак алдында калып, ни эшләргә, ничек яшәргә, дип баш ватты. Яңа тормышта үз-үзләрен югалтучылар, юл таба алмаучылар бихисап булды. Бигрәк тә авыл кешесенә кыенга туры килде бит. Колхозлар таралды, эш эзләп төрле якка сибелде халык. Ләкин әти болганчык заманалар дип куркып, уйлап тормады, иң авыр юлларның берсен сайлады. Ул вакытлар өчен кыргыйлык тоелган фермерлык эшенә кереп китә. 1999 елдан бирле шәхси крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Татарстанның, шулай ук Питрәч районының иң беренче фермерларының берсе. Бу инде тормышны 180 градуска үзгәртү иде, барысын да яңа биттән башлау, дигән сүз. Авыр гына түгел, газап булды беренче еллар, үзебез генә беләбез. Фермер сүзен ишетүгә юләргә караган кебек карыйлар иде, дип искә ала бүген үзе дә. Республикада гына түгел бөтен Рәсәйдә дә алар санарлык кына иде шул. Әти кебекләр Рәсәй фермерлык тарихын хезмәт һәм тир түгеп язган. Алар ярган иң беренче буразналарны, аннан башкалар кушылып сукаланган кыр барлыкка килгән. Бүген җирдә эшлим, фермер булам, диючеләргә мең дә бер мөмкинлек, дәүләт андыйларга карата йөз белән борылды. Миллионлаган субсидия, ташламалар, махсус кредитлар, укыту, консультация һ.б. Ә туксанынчы елларда җир бирәләр дә вәссаләм, ничек телисең – шулай эшлә. Беренче адымнар җиңел бирелми, бик көчле яңгыр нәтиҗәсендә уңыш юкка чыга. Ләкин әти ихтыяр көчен туплап, җиңелмичә өмет белән алга таба атлый. Аның белән бергә янәшә, иңне-иңгә куеп әни дә атлады. Хуҗалык дигәч тә кул астында эшләүче штат тулы кешесе юк иде. Гаиләсе һәм бер-ике булышчысы. Әти үзе җитәкче, бухгалтер, экономист, статист, зоотехник, ветеринар табибы, агроном, комбайнер һәм тракторист та. Быел җәй көлдерде әле, урып-җыю дәверендә. Төнге унбердән соң ак тешләрен җемелдәтеп килеп керде дә: “Кызым, комбайнер булышчысы кайтты”, - диде. Ничек кенә авыр булмасын әти үз язмышы белән канәгать. Тырышлык, акыл белән дөрес итеп эш итү аны бүгенге имин тормышка китереп җиткерә.
Үз эшен булдырган, шәхси эшмәкәрләр, бигрәк тә язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләүчеләр, моның нинди катлаулы эш икәнен аңлый, үз башыннан үтмәгәне күз алдына да китерми инде, әлбәттә! Быел әтинең фермерлык белән шөгыльләнә башлаганына 20 ел тулды! Үзе бер гомер! Әти дә пенсия яшендә, ләкин бүген дә эшли, тырыша, гомерен җирсез, терлексез күз алдына китерә алмый.
Безнең әти авыл, район, хәтта Республика күләмендә дә абруй казанган шәхес. Озак еллар Ленино-Кокушкино авыл җирлеге советы депутаты иде. Әти ел да югары күрсәткечләргә ирешеп эшләде, башкача булдыра да алмый. Җаныңны, тәнеңне, күңелеңне биреп эшләсәң, нәтиҗәгә ирешәчәксең, һичшиксез. Эш дәверендә бихисап район, хәтта Республика дәрәҗәсендәге семинарлар оештырды. Шкаф киштәсе мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, медальләр белән тулган. Район һәм Республика авыл хуҗалыгы үсешенә бик күп көч, тир түккән, зур эз салган хөрмәткә лаек кеше ул минем әти!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса