Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Геннадий Шаров: «Минем эшем кызыклы да, шул ук вакытта бик җаваплы да иде»

Яраткан эшендә 24 ел 4 ай һәм 4 көн

Геннадий Шаров Татар Тау Иле авыл җирлеге башлыгы вазифасында нәкъ менә шуның кадәр вакыт эшләгән дә инде.   
Ул  бу вазифада 1996 елның 17 маенда эшли башлаган, һәм һәрвакыт үз эшен яратып башкарган.

- Мин 1952 елның 2 июлендә Кибәч авылында тудым. Шунда ук сигезьеллык мәктәпне тәмамладым, шуннан соң Янсуар урта мәктәбендә укыдым. 17 яшемдә мин хезмәт эшчәнлеген Кибәчнең сигезьеллык мәктәбендә математика укытучысы буларак башлап җибәрдем. Яшь булуыма карамастан, мин математиканы яхшы белдем һәм миңа укытуны ышанып тапшырдылар. Аннары Казан дәүләт институтында студент елларым башланды, анда мин урта мәктәпләрнең математика укытучысы белгечлеген алдым. Укытучы эшен мин һәрчак яраттым, - ди Геннадий Николаевич.

Үзенең нәтиҗәле хезмәте өчен ул «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 1977 елда язмыш аны Татар Тау Иле авылына китерә.

- Мине башта урта мәктәп директоры урынбасары итеп билгеләделәр, ә берничә елдан мин директор булдым. 1996 елдан һәм аннан соңгы 24 елда җирлек башлыгы вазыйфасын башкардым. Үз эшемдә миңа авыл халкы белән янәшә булуым, аларга ярдәм итүем ошады. Мин аларның тормышында актив катнашырга, безнең проблемаларны бергәләп хәл итәргә, хәл итү юлларын эзләргә тырыштым, - ди Геннадий Шаров.

Лаеклы ялга җирлек башлыгы бер атна элек кенә киткән.

- Хәзер минем  буш вакытым артты, мин аны гаиләм һәм үз сәламәтлегемә багышларга телим, - дип тәмамлады ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса