Алга
  • Рус Тат
  • Гөлниса апага сокланмый мөмкин түгел

    Әти-әнисе матур тормышта яшәсен, дип "Гөлниса" исемен кушса да, тормыш ал да, гөл генә бармый шул. Сүзем Татар Казысы авылыннан тыл хезмәтчәне Гөлниса Мөбарәкшина турында. Ул күптән түгел 84 яшен тутырды.

    Сугыш башланганда аңа бары 10 яшь кенә була. 12 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли башлаган. "Урак уру, чәчүлек орлык ташу, көлтә ташу - берсе дә калмады. Ирләр сугышта, бөтен авыр хезмәт безнең өстә булды , - ди ул. - Заманның бик авыр чагы туры килде безгә. - Сугыштан соң да тормышлар авыр булды. Атлар, тракторлар юк. Җәй буе сәнәк белән печән һәм саламнан эскерт куябыз, кыш буе аларны көянтәләп фермага ташып бетерә идек, - ди ветеран.
    Үзәкләренә үткәнгәдер инде, ул элек булганнарның барысын да яхшы хәтерли.
    Гөлниса апа 1956 елда кияүгә чыга, Ире Гыйльметдин белән матур гына тормыш корып җибәрәләр. Уллары Харис туа, аңа 11 ай булганда, типсә тимер өзәрдәй ире фаҗигале төстә вафат була. Икенче баласы туарга да өлгерми кала аның. Ни өчендер, әлеге кыз бала да туып, 6 айдан соң үлә. Бик матур кыз бала була ул, күз тигәндер, - диләр аның турында.
    Сыный, бик каты сыный Гөлниса апаны язмыш. Әмма сындыра алмый. 26 яшьтән тол калган хатын бөтен көчен, мәхәббәтен эшкә һәм улына бирә. Кияүгә сорап килүчеләр дә күп була аны, әмма ул гомере буе иренә тугры кала.
    - Мин авыр эштән курыкмадым, ничек тә тормышны алып барырга кирәк иде. Мәктәп, фермалар, кибет салганда эшчеләргә булыштым. Анда айга 140-150шәр сум акча чыга иде, ә колхозда 40-50 сум гына. Озак еллар фермада бозаулату бүлегендә эшләдем. Сыерлар төнлә бозаулаганда, күп вакыт шунда кунып та калырга туры килгән чакларны хәтерлим, - диде сүзен дәвам итеп Гөлниса апа.
    1970-1972 еллар исемә төште. Кечкенә генә ике тәрәзәле, салам түбәле йорт, өй эчендә ике карават, кечкенә генә өстәл, аның өстендә яңа гына мичтән чыккан ипи, самавыр, 2 пар чынаяк, өстәл янында киң генә бер урындык тора. Бер кеше шул урындыкка утырса, калганнары караватка утыра иде. Иртән Гөлниса апа олы мичкә яга, анда урталай ярган "кетер" бәрәңге пешә. Аның тәме... Стенада киштә. Анда абыйның китаплары. Киштәдә берничә тәлинкә. Өйдә башка бер әйбер дә юк. Өйдәге чисталыкка, пөхтәлеккә исең китәрлек.
    Кайчакта әби белән кич утыра төшә идек. Әлеге сыерчык оясы кебек өйдә 5-6 карчык кич утыра, бәйләүләрен алып, җырлашып, уен-көлке сөйләшеп утыралар иде.
    1975 елда Гөлниса апаның улы армиягә китә. Ул киткәч, йорт салып чыга. Ирле кешеләр сыер асрый алмаганда да, сыер, сарык, тавык-казын асрап яшәде ул. Моның өчен күпме көч, түземлек таләп ителгән аннан.
    Аларга барганда Гөлниса апага гел сокланып карый торган идем. Бала итәкле куе кызыл сатин күлмәк, канатлы итеп тегелгән ап-ак алъяпкыч, аллы-гөлле чәчәкле яулыгы бигрәк килешә иде аның зифа гәүдәсенә. Итәкләрем тигез торамы, чүп-чар эләкмәгәнме, дип кат-кат үзен тикшерә иде.
    Мин аның гомердә дә гайбәт, ялган сөйләгәнен ишеткәнем булмады. Бер вакытта да зарланганын, сукранганын белмим, хәтта хастаханәгә бармады Гөлниса апа. Бүгенге көндә дә ул күзлек кими. Килене Суфия кайчакларда юанып утырсын дип, бәйләү тоттырып куя үзенә. Хәзер кан басымы төшә, хәтере начарая башлаган. Шуңа күрә дә, улы һәм килене аны бер минутка да ялгызын гына калдырмыйлар. Ике оныгы да аңа, әби, дип өзелеп торалар.
    Гөлниса апа кебек сабыр, тырыш, түзем, тугры татар хатыннарына һәйкәл куярлык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: