Гөлнара Глянцева: «Минем эшемдә иң мөһиме – балаларны ярату»
Бүген илебездә тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә
Гөлнара Глянцева – 20 ел стажы булган тәрбияче. Ул Колай авылындагы “Колокольчик” балалар бакчасында эшли.
Планеталар кояш тирәли әйләнгән һәм аның нурларында җылынган кебек, балалар да, атааналар һәм хезмәттәшләре дә аңа тартыла. Гөлнара Миңневәлиевна тормышында нәкъ менә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияче булырга теләгән. Әмма балалар бакчасында нибары бер ел гына эшли, декрет ялыннан соң аңа сигез ел социаль хезмәткәр булырга туры килә. Ул әбиләр янына йөри, аларга азык-төлек сатып ала, хуҗалык эшләрендә булыша. Бу эшчәнлектә аның иң яхшы рухи сыйфатлары ачыла, хәтта балалар бакчасына кире кайткач та, тормышының бер өлешенә әверелгән әбиләре янына йөрүен дәвам иткән.
– Минем эшемдә иң мөһиме – балаларны ярату. Монда бернинди сер юк. Алар бит барысын да сизәләр. Һәр бала үзенчәлекле. Һәркайсына аерым игътибар, иң мөһиме, ярату һәм наз кирәк, – диде ул.
– Бергә эшләгән алты ел дәвамында мин бу кешенең үз эшенә шулкадәр гашыйк булуын аңладым, – ди балалар бакчасы мөдире Зимфира Мөхәммәтгәрәева. – Бу һәрнәрсәдә чагыла. Иртән балалар һәм ата-аналар белән очрашудан башлап, дәресләргә һәм рәсми чараларга кадәр. Ата-аналар да, балалар да аңа тартыла. Баланы беренче тапкыр китергәндә, һәрвакыт: “Тәрбияче кем булачак?” дип кызыксынып сорыйлар. Һәм Гөлнара Миңневәлиевнага эләксәләр, бик сөенәләр.
Әмма бу эш Һәрвакыт яңа белемнәр таләп итә. Гөлнара Глянцева, профильле урта белемгә өстәп, читтән торып тагын ике педагог һәм психолог дипломы алды. Даими рәвештә квалификациясен күтәрә. Компьютер технологияләрен дә үзләштерә – ансыз хәзер балалар бакчасында эшләп булмый: барлык планнар һәм конспектлар компьютерда. Дәресләрдә проектор кулланыла, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм янгын куркынычсызлыгы буенча мультфильмнар карый. Алар өчен бу мәгълүмат алуның гадәти каналы, аннары алар бу белемнәрне гаиләдәгеләргә тапшыра, кайчакта хәтта ата-аналарны да “тәрбияләргә” булыша.
– Мәктәптә алган белемнең тормышта кирәге чыкмый, дигән фикер бар. Ләкин бу дөрес түгел, – дип саный Гөлнара Глянцева. – Тормышта барысы да кирәк. Барысы да эштә кулланыла. Ә хәзер мәгълүмати технологияләр ярдәмендә безгә илнең барлык педагоглары һәм методистлары тәҗрибәсе бик зур байлык. Ал да файдалан гына!
Гөлнара Миңневәли кызы коллективта остаз булып тора, һөнәри осталык конкурсларында катнаша. Һөнәрендә беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче остазы Зәйнуллина Любовь Александровнаны җылы сүзләр белән генә искә ала.
– Любовь Александровна инде 36 ел хезмәт стажы булган педагог иде. Моны мин аңардан өйрәндем, остаз тәрбияләнүчегә үз җан җылысын сала, күңеленең бер өлешен бирә, – дип искә ала ул. – Яшь педагог өчен тәрбиячеостаз – беренче сыйныф укучысы өчен беренче укытучысы кебек, ул дөрес юлга юнәлтүче. Кеше үзендә талантларны һәрвакытта да күрсәтә һәм үстерә алмый, аны өйрәтергә, әйтергә кирәк.
– Бер елда бездә тугыз хезмәткәр декретка китте, шуларның бишесе педагоглар, – дип дәвам итте сүзен балалар бакчасы мөдире Зимфира Мөхәммәтгәрәева. – Яшь белгечләр килде, күбесе педагогик белемсез, эш барышында укып белем алдылар. Гөлнара Миңневәлиевна планнарыннан башлап конспектларга, чараларга әзерләнүгә кадәр һәрнәрсәдә ярдәм итте. Яшь педагоглар аның янына киләләр, ял сәгатендә алар нәрсәдер эшлиләр, нәрсәдер уйлап табалар. Ул аларның идеяларын ничек тормышка ашырырга, нәрсәне алып ташларга кирәклеген әйтә – бу билгеле бер яшьтә бала өчен артык булырга мөмкин, йә киресенчә, нәрсәне өстәргә кирәк. Мин үзем дә аның белән киңәшләшеп эшлим.
Хәтта мәктәптән дә Гөлнара Миңневәлиевнага ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр: элек безнең балалар бакчасында тәрбияләнгән 13 яшьлек яшүсмерне мәктәптә учетка куйганнар, үз-үзен тотышы бозылган. Гөлнара Миңневәлиевна аны балалар бакчасына чакыра, өенә бара, тормышның гүзәл икәнлегенә һәм аны ахмаклыкка сарыф итәргә кирәкмәгәнлегенә ышандыра. Ихластан әйтелгән сүзләр үтемле була шул.
Аның конкурсларда җиңгән өчен грамоталары һәм дипломнары бик күп. Әмма төп бүләк, әлбәттә, балаларның яратуы һәм рәхмәте. Балалар иртәдән яки саф һавага чыккач, тәрбиячегә чәчәк бәйләме яки көзге яфраклар бирсә, күңелгә рәхәт була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа