Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер агымсудай, ә хәтер мәңгелек

Район үзәгендәге "Дуслык" паркы янында үсеп утырган мәһабәт каен агачы питрәчлеләр өчен зур кыйммәткә ия. Аны питрәчле Александр Владимирович Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган улы Евгений Перчков истәлегенә утырткан. Хәзер бу урынны герой якташыбыз хөрмәтенә куелган мемориаль такта бизи.

Мемориаль такта ачылуга багышланган тантана көнендә паркта ял итүчеләр һәрвакыттагыча күп иде. Аларның күбесе чара турында белми дә иде, әмма урамда яңгыраган патриотик көйләр һәр кешенең күңелендә көчле хисләр уятты, шуңа күрә митинг башланганда ирексездән күбесенең күзләренә яшь килде. «Сәяхәт» хореография төркеменең дулкынландыргыч биюләре, район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллинның рәхмәт сүзләре, алып баручы Ләйсән Сәгыйрованың күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләве һәркемне тетрәндерде һәм якташыбыз өчен чиксез горурлык хисләре кичерергә мәжбүр итте.
Чараның хөрмәтле кунагы геройның туганы Марина Перчкова булды, ул Евгений Перчковны онытмаулары өчен гаиләсе исеменнән рәхмәт белдерде, аның батыр, кыю солдат буларак әле дә питрәчлеләр күңелендә саклануына шат булуы турында әйтте.
Ул Евгенийның Норма авылында тууы турында да сөйләде. 1983 елның 1 октябрендә, аңа унсигез яшь тула. Әфганстанга армия солдатын декабрьдә озаталар. Озатулар тыйнак кына уза, чөнки ул вакытта солдатның башка беркайчан да өй бусагасын атлап кермәячәге, әти-әнисен кочаклый алмаячагы беркемнең дә башына килми. Яшь егетнең гомере кыска була. Ул 1984 елның 9 сентябрендә иртәнге сәгать биштә һәлак була.
Евгений Перчков булган бүлекчәгә зур фетнәчеләр бандасы һөҗүм итә, авылларның берсендә яшәүчеләргә ярдәм итү боерыгы бирелә. Якташыбыз дошманнарга каршы батырларча көрәшә. Дошманнар минометлы ут ачалар. Евгений Перчков янәшәсендә шартлаган мина шунда ук аның гомерен өзә.
Гаҗәп рәвештә солдатның җеназасы туган көненә туры килә. Геройны 1984 елның 17 сентябрендә җирлиләр. Ул һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Евгений Перчков барлыгы 12 хәрби хәрәкәттә катнаша. Ул үзен фидакарь, кыю, курку белмәс солдат буларак таныта.
Питрәч районы хәрби комиссары Владимир Гузич Перчковлар гаиләсе алган кайгылы хатны укыды. Анда аның әти-әниләренә уллары һәлак булу турында хәбәр итәләр . Кыр часте командиры Евгенийның әти-әнисенең тирән кайгысын уртаклаша һәм, солдат турындагы истәлек аның иптәшләре күңелендә мәңге яшәр, дип билгеләп үтә. Хатны язучы Александр Владимирович һәм Анастасия Васильевнага кыю солдат тәрбияләп үстерүләре өчен рәхмәт белдергән.
Бер минут тынлык вакытында һавага ак шарлар очты. Митинг Хәтер мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Әфган сугышында дүрт питрәчле - Евгений Перчков, Николай Кирюшин, Илдар Мәрхәбин, Геннадий Саликиев һәлак булган. Питрәчтә дүрт урам аларның исемнәрен йөртә. Солдатларның шәхси әйберләрен, документларын, портретларын, хатларын туган якны өйрәнү музеенда саклыйлар, алар исемендәге бүләкләргә төрле спорт ярышлары уздырыла.
Алар район халкы хәтерендә мәңгегә калачак һәм һәрвакыт батырлык үрнәге булып хезмәт итәчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: әфганчылар