Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер буе берсен-берсе ярты сүздән аңлап яшәгәннәр

Пимәрдә яшәүче Хөсәеновлар - Фәйзрахман Габдрахман улы һәм Галимә Гарифулла кызы 65 ел никахта яшәгән. Алар быел шушы олуг бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Бүгенге яшьләр шулкадәр гомер бергә яшәгәнне ишетеп "Булмас!" дип әйтергә мөмкиннәр. Чөнки аларның күпчелеге гаилә җепләрен никахлашуның берничә аеннан соң ук өзә. Әмма факт факт булып кала.
Иң беренче чиратта, гаилә парының сан белән түгел, сыйфат белән алдырулары хөрмәт һәм гаҗәпләнү уята. Алар һәрвакыт матур яшәгән, бер-берсен аңлап, яратып, авыр минутларны бергә кичергәннәр. Яхшы балалар да үстергәннәр. Гомер буе намус белән эшләгәннәр, эш сөйгәннәр. Моңа балаларын да кече яшьтән өйрәткәннәр.
Фәйзрахман абый, үзен хөрмәт иткән һәрбер ир-ат кебек, үз кулы белән йорт салып чыга. Бүген анда ялгызы гына яшиләр. Балаларының үз гаиләләре бар. Алар да әти-әниләре кебек, балалар үстерә, мәхәббәттә яшиләр. Ата-ана биргән тәрбия заяга китмәгән. Һәммәсе дә җәмгыятьтә хөрмәтле кешеләр.
Гаиләдә иң өлкәне Галия апа да инде лаеклы ялда. Ул колхозда сыер сауган. Әби-бабайның сигез оныгы, алты онык балалары бар.
Хөсәеновлар Пимәрдә туып-үскәннәр. Аларның әти-әниләре дә гомер буе шунда яшәгән. Фәйзрахман абый белән Галимә апа да читкә чыгып китү турында уйлап та карамаганнар. Гаилә башлыгы авылын бер генә тапкыр - 1941 елда калдырып китә.
- Мин өйдә дә түгел идем ул чагында. Безне ниндиднр ашыгыч эшкә җибәргәннәр иде. Һәм шунда сугыш башлануы турында хәбәр иттеләр, - дип искә ала ул чакларны Фәйзрахман абый. - Безне тиз генә җыеп, Ерак Көнчыгышка озаттылар. Анда Япония чигендә хезмәт иттем. Бары 1947 елда гына кайтып кердем.
Туган авылына кайткач, колхозга эшкә урнаша. Бригадир да була, кладовщик та... Соңгы елларда, пенсиягә чыгар алдыннан, атлар карый. Ул бу игелекле, тыныч хайваннарны бик ярата. Аның атлар яратуын өчен авылда Ат бабай дигән кушаматы да бар.
- Пенсиягә чыккач та атлардан аерылмады, - дип сөйли аның бу сыйфаты турында Пимәр авыл җирлеге башлыгы Альмира Галиева. - Иртәдән урманга китәр, йә туганы Фирдәвесне дә ала. Үләннәр, гөлҗимеш җыеп кайталар. Табигатьтә йөрү аның өчен сулыш алган кебек. Ике еллап элек кенә атлардан аерылды. Чөнки аларны карарга хәле җитми башлады, - ди ул.
Чыннан да, быел 14 октябрьдә бабайга 90 яшь тула. Әмма бу гомер аның тормышны яратуын чикләмәгән: ул, элеккечә, көр күңелле, хәтере яхшы, көч-куәте җитәрлек. Галимә апа бераз бирешкән. Аңа - 86 яшь. Ул сугыш елларында тракторда эшләгән. Аннары - терлекчелектә.
Шулай да зарланмыйча яшиләр, терлекләрен дә үзләре карый, йорт-җирне дә тәртиптә тоталар.
Аларның мәхәббәт тарихы бик гади. Язмыш аларны аулак өйләрнең берсендә таныштыра. Яшь, чибәр Фәйзрахманны тыныч, сабыр холыклы Галимә шунда ук күреп ала. Егеткә ул чагында 25 яшь була. Берара вакыттан соң алар өйләнешергә була.
- Туй булдымы соң? - дип сорыймын.
Нинди туй. Ул чакларда аны уйлап тору идемени. Сугыштан соң өч кенә ел үткән. Ашарга- эчәргә такы-токы гына. Никах укыттык. Ата-анадан аерылып, мөстәкыйль яши башладык. Землянкада. Аннары йорт җиткердек, - дип сөйли бабай. - Бөтенесен бергә эшләргә тырыштык. Мин күпме тьрышсам, тормыш иптәшем дә калышмады. Шулай итеп гомер иттек. Балалар да, Аллага шөкер, онытмыйлар. Әнә, яңа койма корып киттеләр, пластик тәрәзә ясалды. Рәхмәт аларга, карыйлар безне.
Сүзен дәвам итеп, бүгенге тормышның рәхәтлеге турында сөйләп китте.
- Элек мич ягарга да әйбер юк иде. Кайчак салам да яктык. Аңардан җылы бер дә юк, диярлек. Әйләнә-тирәдә урман булса да, катлаулырак иде. Хәзер, әнә, утын да кирәкми. Газ белән җылытабыз өйләрне. Пенсияне дә вакытында китерәләр. Ашарга-эчәргә бар, - дип сөйли бабай.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Фәйзрахман абыйны хөкүмәтебез онытмый. Бөек Ватан сугышында катнашучы буларак, аңа фатир бирәләр.
65 ел никахта тору... Артта тулы бер гомер. Җиңел булмагандыр, билгеле. Әмма бәхетле гомер. Балалар, оныклар үскән, йорт-җирләре җитеш. Быел аларның тимер туйлары. Бу нык мөнәсәбәтләрне аңлатучы символ. Мондый бәйрәмнәр күп кешегә татымый. Бик бәхетлеләргә генә насыйп була мондый бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X