Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әгәр дә күршеләр белән уртак тел табып булмаса

Татарстан Росреестрына еш кына күршеләр җир кишәрлеге чикләрен килештерү актына кул куймаса, нишләргә дип сораучы гражданнар мөрәҗәгать итә.

Чыннан да, җир турындагы бәхәсләр төрле булырга мөмкин. Әмма, сәбәпләр нинди булуга карамастан, беренче чиратта юл куешып килешү җаен табарга кирәк. Бары тик ул булмаганда гына судка мөрәҗәгать итәргә һәм бәхәсләрне РФ Җир кодексына нигезләнеп хәл итәргә кирәк.
Росреестр матбугат хезмәте
- Барыннан да элек, мәсьәләне тыныч юл белән, судка кадәр җайга салырга тырышырга кирәк. "Катлаулы" күрше белән проблеманы уртага салып сөйләшүнең мәгънәсе бар. Бәлки, нәрсәдәдер оттырырга туры килер, әмма сез нервыгызны бетермичә һәм вакытыгызны сарыф итмичә, акчагызны янга калдыра алачаксыз, - дип үз фикерләрен белдерде Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина.
Әгәр күршегез килешү актына имзасын куюдан катгый рәвештә баш тартса, дәүләт теркәүчесе моны язма рәвештә оформить итәргә тәкъдим итә - килешүне имзалаудан баш тарту һәм актка каршы тору турындагы язмаларны кертүдән баш тарту төгәл нигезләнә. Бу сезнең бәхәсне судка кадәр җиткермәү омтылышыгызны раслау сыйфатында судта кирәк булачак.

Татарстан Республикасы дәүләт инспекторлары тарафыннан җир законнарын бозуларны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмау эше туктатылмый. Татарстанлылар барлык сораулар буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (Казан, Авангард урамы, 74 нче йорт, 4 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә алалар. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында, "Структура" бүлеге - "Территориаль бүлекләр"дә танышырга мөмкин.


Әлеге каршылыклар, һичшиксез, җир кишәрлеге чикләрен килештерү планында теркәлә.
Җир кишәрлеген кадастр исәбенә бәхәсле мәсьәләләрне җайга салганнан һәм барлык якларның имзалары белән актта белдерелгән чикләрне килештергәннән соң куярга мөмкин булачак. Шулай ук сезнең участокның документлар буенча килештерүгә кадәр нинди мәйданны биләвен тикшерергә, участок тарихын анализларга кирәк булачак.
Әгәр сез дөреслек сезнең якта дип уйлыйсыз, ә күршегез элеккечә бирешми - актны имзаламый һәм сезнең территориягә коймалар куя икән - дәүләт җир күзәтчелеге инспекциясенә (Росреестр бүлекчәсе) җир законнарын үтәү предметына геодезик приборлар куллану белән тикшерү үткәрүне таләп итү мөрәҗәгате белән гариза язудан башлагыз.
Гариза каралганан соң, дәүләт инспекторы киләчәк һәм сезнең участокларда билгеле бер процедурадан соң, закон бозу очраклары турында нәтиҗә ясаячак. Шулай ук прокуратурага күршеләрегез тарафыннан җир белән файдалану хокукларын бозу һәм алар сезнең җирдән хокуксыз файдалану турында шикаять язарга мөмкин. Әгәр бу хәл алга таба да хәл ителми, күршеләрегез нык торуларын дәвам итәләр, ә сез үз хокукларыгызга ышанасыз икән, бу очракта судка мөрәҗәгать итәргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса