Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәл Питрәч ягы тагын да ямьләнәчәк

Шимбә көнне районда "Агач утырту көне" булып узды. Анда мәктәпкәчә һәм урта белем бирү учреждениеләре, оешмалар, предприятие хезмәткәрләре, авыл җирендә яшәүчеләр катнашты. Бу көнне 3 меңнән артык агач утыртылды.

Быел 26 апрель иртәсе бик үзенчәлекле булды - кешеләр йокыларыннан торып, урамга чыкканда, ап-ак кар күреп аптырады. Әмма җылы кояш нурлары бер-ике сәгать дигәндә, карны эретеп тә бетерде. Безнең бабай әйтә торган иде: "Яз яуган кар тирес кенә ул" - дип. Чыннан да, шулай иде. Питрәчлеләр дымга туенган җиргә рәхәтләнеп агач утыртты.
- 26 апрельдә Бөтендөнья агач утырту көне булганлыктан, без алдан ук әзерләнеп тордык, - ди "Лаешлес" урман хуҗалыгы Питрәч филиалы лесничие Шәүкәт Минневәлиевич Әюпов. - Бездән өч мең ярымнан артык агач үсентеләре алып киттеләр. Ленино-Кокушкино авыл Советы 200 төп, Богородск - 100, Күн мәктәбе - 120, район үзәк хастаханәсе - 150. Калганнар егерме, унбишләп төп нарат, миләш, каен, юкә үсентеләре алды. Агачлар өчен бер тиен дә түләтмибез. Ә үзебезгә агач утыртуда Шәле кешеләре, коррекция мәктәбе укытучылары ярдәм итте.
Урман хуҗасы шулай ук 20 апрельдән 15 майга кадәр районда Министрлар Кабинеты карары нигезендә янгынга каршы махсус режим кертелүен дә билгеләп үтте. Бу урманнарны янгыннан саклауда нык ярдәм итәргә тиеш. Чөнки коры үләннәрне, кипкән-корыган агачларны ягып җибәрергә хәвәс кайбер мәнсез кешеләр дә бар. Алар урман кырыендагы үләннәргә ут төртүне кызыкка саный. Мондый хәлләр Шәле, Кибәч авылларында булган. Андыйлар үзләренә 2 меңнән 4 меңгә кадәр штраф салыначагын белеп торсын иде. Юридик һәм вазифаи затларга штраф күләме 10 һәм 100 тапкыр артыграк.
Апрель аеннан ел саен чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы игълан ителә. Быел әлеге чарада 4500 кеше катнашканлыгы мәгълүм. Чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә 847 куб чүп-чар чыгарылган. 68 рөхсәтсез ясалган чүплекнең 22се юк ителгән. Шунысын истә тотарга кирәк, берәү җыештырып, икенче бер тәртипсезе чүпләп торса, беркайчан да чисталык булмаячак. Районда эшләп килүче "Мехуборка" оешмасына да тәнкыйть сүзләре күп ишетелә. Халык бит алар хезмәтенә хәләл акчасын түли, шулай булгач, җитезрәк эшләсеннәр иде. Аннары килеп, үз йорт алларын тәртипкә китерергә ашыкмаучылар да күренә. Аларга кемдер килеп, җыештырып китмәячәк бит.
Үз тирәсен, бакчаларын яшеллеккә, төрле җиләк-җимеш агачларына күмәргә һәвәсләр дә күп. Шундыйларның берсе Олан Илендә яши. Бу әле яшь гаилә, үз өйләрен салганга да бер-ике ел гына әле. Алар былтыр да куаклар, төрле агачлар утырткан иде. Быел да "Батыр"да узган ярминкәдән алмагачлары, чия агачлары алып кайтып утыртканнар.


"Лаешлес" урманчылыгы һәм аның Питрәч филиалы хезмәткәрләре дәүләт урман фондын 10 гектарга арттырды. Бу көнне анда 17 мең чыршы утыртылды. Райондагы акциядә 2 меңнән артык кеше катнашуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X