Хатын-кызлар барысын да булдыра

Шушы көннәрдә Питрәч РО РОСТО (ДОСААФ) та "Автоледи-2013" район бәйгесе уздырылды. Бәйге быел икенче тапкыр уздырылды. Узган ел аны беренче тапкыр ЮХИДИ бүлеге белән берлектә РО РОСТО (ДОСААФ) үткәргән иде. Ярыш барлык катнашучыларга да ошады. Чөнки ул трассада түгел автодромда үзеңнең мөмкинлекләреңне ачыкларга ярдәм итә. Бәйгенең беренче өлеше РОСТО (ДОСААФ)...
Шушы көннәрдә Питрәч РО РОСТО (ДОСААФ) та "Автоледи-2013" район бәйгесе уздырылды.
Бәйге быел икенче тапкыр уздырылды. Узган ел аны беренче тапкыр ЮХИДИ бүлеге белән берлектә РО РОСТО (ДОСААФ) үткәргән иде. Ярыш барлык катнашучыларга да ошады. Чөнки ул трассада түгел автодромда үзеңнең мөмкинлекләреңне ачыкларга ярдәм итә.
Бәйгенең беренче өлеше РОСТО (ДОСААФ) бинасындагы компьютер классында үтте. Катнашучылар үзенә күрә бертөрле юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды. Беренче булып сорауларга Ландыш Канипова җавап бирде. Икенче урында Екатерина Демидова һәм 3 нче Эльвира Цыганова булды.
Бәйгенең икенче өлеше Питрәч автодромында дәвам итте. Монда инде биремнәр катлаулырак иде. Кызларга күп кенә авыр биремнәрне үтәргә туры килде. Судьялар һәрбер биремнең үтәлешен җентекләп карады. Алар арасында Питрәч ЮХИДИ башлыгы Мидхәт Әхәтовның да булуы кызларны тагын да дулкынландырды. Шулай булса да, катнашучылар сынатмады.
Бу юлы да Ландыш Канипова беренчеләрдән булды. 2 нче урында Екатерина Демидова, 3 нче булып Юлия Саттарова калды.
Ике конкурс нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр билгеләнде. Икенче ел рәттән "Автоледи" район конкурсының җиңүчесе булып Ландыш Канипова калды.
- Көндәшләр бик көчле иде, шуңа да бераз киеренкелек тойдым. Тик тамашачылар хуплавы һәм руль артындагы тәҗрибәм миңа быел да җиңәргә ярдәм итте. Әлеге ярышны уздыручыларга һәм көч биреп торучыларга зур рәхмәт җиткерәм", - ди җиңүче.
Икенче урында Екатерина Демидова, өченчедә - Юлия Саттарова калды.
- Мин әлеге ярышта беренче тапкыр гына катнаштым. Бәйге миңа бик ошады. Барлык хатын-кызларыбызны да мондый ярышларда катнашырга чакырам. Мондый чараларда үз-үзеңә ышаныч арта, дәрт өстәлә, - ди ярышта катнашучы Эльвира Цыганова.
Барлык җиңүчеләр дә оештыручыларның истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булды. Ә Ландыш Канипова район данын республика конкурсында яклаячак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 16:00Питрәч районы кызы Түбән Новгородта узган кулинар көрәштә ярымфиналист булды Чарада аңа кумиры Константин Ивлев белән танышу бәхете елмайган2200
-
7 август 2022 - 10:00Питрәч районы кәсепчесе мичтә ипи пешерә Икмәкне ул инде җиде ел үзмәшгуль буларак җитештерә31500
-
6 август 2022 - 16:00Шәле мәктәбе укучылары ындыр табагында эшли Алар да урып-җыюга үз өлешләрен кертә42800
-
6 август 2022 - 12:00Питрәчтән Товкалевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә 6 августта аларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булды47700
-
6 август 2022 - 09:00Питрәч бакчачысы: «Август - редиска һәм яшел тәмләткечләр утырту өчен иң яхшы вакыт» Август аенда нәрсәләр утыртырга була? Бу сорауга Чыты авылыннан һәвәскәр бакчачы Надежда Фәхретдинова җавап бирде54800
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
29 июль 2022 - 15:14Питрәч районы яңалыклары
-
8 август 2022 - 16:00Питрәч районы кызы Түбән Новгородта узган кулинар көрәштә ярымфиналист булды Чарада аңа кумиры Константин Ивлев белән танышу бәхете елмайган2200
-
7 август 2022 - 10:00Питрәч районы кәсепчесе мичтә ипи пешерә Икмәкне ул инде җиде ел үзмәшгуль буларак җитештерә31500
-
6 август 2022 - 16:00Шәле мәктәбе укучылары ындыр табагында эшли Алар да урып-җыюга үз өлешләрен кертә42800
-
6 август 2022 - 12:00Питрәчтән Товкалевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә 6 августта аларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булды47700
-
6 август 2022 - 09:00Питрәч бакчачысы: «Август - редиска һәм яшел тәмләткечләр утырту өчен иң яхшы вакыт» Август аенда нәрсәләр утыртырга була? Бу сорауга Чыты авылыннан һәвәскәр бакчачы Надежда Фәхретдинова җавап бирде54800
-
8 август 2022 - 14:59Питрәч районында ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыраларБу максатларга 1,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән3800
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов14100
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.230100
-
22 июль 2022 - 08:00Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.273300
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**248700
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган232800
-
10 июнь 2022 - 12:31Питрәчтә балалар арасында туберкулез белән авыруны профилактикалау турында фикер алыштылар Киңәшмә район үзәк хастаханәсендә узды.200900
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.199000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика