Алга
  • Рус Тат
  • Хокук бозулар ачыкланды

    Питрәч районы прокуратура органы үткәргән тикшерү барышында миграция законы үтәлешендә, шулай ук халык күпләп җыела торган объектларда янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә хокук бозулар ачыкланды.

    Рөхсәт язуыгыз бармы?

    "Соя-Колай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә терлекче һәм төрле эш башкаручылар сыйфатында эшкә алынган Үзбәкстан һәм Кыргызстан гражданнарының эшкә рөхсәтләре булмавы ачыкланды.

    Закон буенча чит ил гражданнарын эшкә рөхсәтләре булганда гына эшкә җәлеп итәргә мөмкин.

    Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура "Соя-Колай" хуҗалыгы директорына карата хокук бозулар турында дүрт административ эш ачты. Прокуратура карары тикшерү стадиясендә.

    Һәр җирдә хокук бозулар

    Иске Шигали һәм Питрәч авылларында оештырылган тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә һәм наркобәйле затларга ярдәм итү өчен оештырылган реабилитация үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы нормаларын һәм кагыйдәләре үтәлми. Мәсәлән, "Мегаполис" ҖЧҖ торак булмаган бинада эшчәнлек итә, "Жизнь" ҖЧҖ ике катлы торак йорт бинасында урнашкан.

    Тикшерү барышында ачыкланганча, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешендә күп кенә кимчелекләр бар.

    Дәүләт янгын куркынычсызлыгы инспекторлары заключениесендә реабилитация үзәкләренең мондый рәвештә эшчәнлеге кеше тормышына, сәламәтлегенә, иминлегенә куркыныч тудыра.

    Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча реабилитация үзәкләренең законсыз эшчәнлеген тану һәм ачыкланган янгын куркынычсызлыгы таләпләрендәге кимчелекләрне бетергәнче биналардан файдалануны тыю турында 2 дәгъва гаризасы юллады.

    Нәтиҗәдә реабилитация үзәкләре эшчәнлекләре туктатылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: