Алга
  • Рус Тат
  • Хәҗәр апа кебекләр бик аз

    Ул өч бала өстенә килеп, аларга ана назын кызганмаган, тәрбияләгән, олы тормышка чыгарган. Шушы араларда Хәҗәр апа белән "Шатлык" приютында очрашу үткәрелде.

    БЕРАЗ АЛТАРИХ


    Алар институтның соңгы курсында укыганда таныша. Зифа буйлы, озын толымлы, чибәр кыз Лидия һәм каратут йөзле, чая, гармунда оста уйнавы һәм оста сөйләве белән күп кызларның хушын алган Филипп. Укуларын тәмамлагач, Филипп Андрееевичның туган авылы Янсуар урта мәктәбенә эшкә кайталар. Берсе - биология, икенчесе тарих укыта. Мәктәптә үткәрелгән барлык чараларда да, күз өстендә каш кебек, бөтен кешене сокландырып, берсе гармунда уйный, ә икенчесе - оста бии.
    Еллар җай гына уза, яңа йорт салып керәләр, бер-бер артлы үзләренә ошаган балалары туа: Тамара, Валера, Виталий. Олылары укый башлый, ә Виталий әле кечкенә. Шул вакытта бу матур парга күз тия - Лидия Филимоновна авырый башлый. Озак та үтми, алма кебек өч баласын калдырып, әни кеше якты дөньядан китеп бара...
    Бу олы кайгыны Филипп Андреевич бик авыр кичерә, төшенкелеккә бирелә, күзенә ак-кара күренми, бары гармуныннан гына юаныч таба. Алай да барып чыкмагач, эшен ташлап, авылдан ук чыгып китә. Шуннан соң олы кызлары Тамараны мәрхүмәнен әнисе үз янына ала, ә ике малайны балалар йортына бирәләр. Тамара 8 нче классны тәмамлап, училищега укырга керә, ә малайлар балалар йортында тәрбияләнә.

    ЯҢА ТОРМЫШ
    Берничә ел анда-монда бәрелеп-сугылып йөргәч, Филипп Андреевич болай яшәргә яраманганлыгына төшенә. Авылга кайтып, яраларын кузгатасы килми аның.
    Кукмара районының Үрәсбаш мәктәбендә укыта башлый. Ул анда нәкъ Лидия Филимоновнага ошаган, озын чәчле, чибәр укытучы кыз - Хәҗәрне очрата. Ничек итсә итә, алар өйләнешә. Иң элек ике малайны балалар йортыннан алалар. Филипп Андреевичның туган авылына, Янсуарга әйләнеп кайталар. Ул вакытта инде аларның уртак балалары-кызлары Лилия дә туган була. Ә аннары инде укуын тәмамлап, фабрикада эшли башлаган тамараны да үз яннарына кайтаралар. Ул вакытта Валера инде 9 нчы сыйныфта укыган була. Кайткач, Тамараны да шул ук сыйныфка укырга бирәләр. Дүрт бала белән эшләве кыен булыр дип, Хәҗәр апа кызы Лилияне үз әнисендә калдыра. Югыйсә, нәни кызны кемгә каратасың, чөнки әле ул вакытта авылда балалар бакчасы булмый. Лилия биш яшькә кадәр әбисендә үсә. Төпчек уллары Ленар да туа...
    Ул арада балаларның өлкәне мәктәпне тәмамлый. Валера төзелеш институтына укырга керә. Икесен бергә укытуы кыен булыр дип, өс-башын да карыйсы бар дип, Тамараны бер елга мәктәптә өлкән пионервожатый итеп калдыралар. икенче елны ул да сәүдә техникумына укырга керә. Инде Виталий да үсеп җитеп, мәктәпне тәмамлый, ул да абыйсы артыннан төзелеш институтына укырга керә. Тамара, техникумны тәмамлагач, шул авылның бик акыллы бер егетенә кияүгә чыга. Кызлары югары уку йортын, аспирантура тәмамлап, әйбәт кенә эшләп йөриләр. Әниләрен һәм әбиләрен оныклар белән сөендерделәр. Тамара үзе дә әле һаман кулинария училищесында ризык пешерү серләрен яшьләргә өйрәтә.
    Шулай итеп барлык балалары, оныклар тормышта үз урыннарын таба. Бик матур итеп яшәп яталар.
    Бүгенге көндә Хәҗәр апа Питрәчтә яши. Оныкларның кечкенәләре Хәҗәр апа янына каникулга, ә олылары кунакка кайта. Бу зур гаилә бер-берсе белән тату, дус яши. Филипп Андреевич алар арасында юк инде, ә балалар Хәҗәр апага әни, әби дип өзелеп торалар.
    Шушы биш баланы (өчесен төрле яктан җыеп), укытып, ничек яшәргә өйрәтә алганнар икән алар?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: