Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң сөйкемле кыз Ленино-Кокушкинода яши

Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә "Мини-мисс Татарстан-2014" XIII республика балалар матурлык һәм талантлар бәйгесе финалы булып узды.


Җиңүче исеме өчен 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге 30 кыз көч сынашты.
Визит карточкасы, иҗади номер, сәхнәдә үзләрен күрсәтү - барысы да олыларныкы кебек иде. Финалда катнашучыларга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, бәйге партнерлары, Татарстанның атказанган һәм халык артистларыннан торган жюри әгъзалары бәя бирде.
Безнең район данын Ленино-Кокушкинодан 7 яшьлек - Алинә Минһаҗева яклады.
Башта визит карточкасы тәкъдим ителде. Күп кенә катнашучылар үзләре белән шигырь аша таныштырды. Ә Алинә үзен җыр сүзләре белән тәкъдим итте. Әлбәттә, бу жюрига бик ошады.
Икенче бәйге иҗади номер иде. Бәйгедә катнашучылар минуттан артык вакыт эчендә талантларын күрсәтте. Тамашачылар синтезаторда уйнау, шигырь, мәсәлләр ишетте. Рус, татар, көнчыгыш биюләре, шулай ук акробатика элементлары белән номерлар тәкъдим ителде. Безнең Алинә "Королевой буду я" җыры белән тамашачылар һәм жюри әгъзаларының күңелен яулады.
Бәйге ахырында кызлар затлы күлмәкләрен киеп, сәхнәдә үзләрен күрсәтте.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыдан 12 яшьлек Анастасия Чуворкина "Мини-мисс Татарстан" дип танылды. Алинә Минһаҗева "Иң сөйкемле кыз" дип танылды.
Барлык җиңүчеләргә дипломнар, диадемнар, спонсорлардан бүләкләр тапшырылды. Бүләкләүләрдән соң алар өчен фотосессия һәм лимузинда Казан буйлап сәяхәт оештырылган иде.
31 майда Алинәне фильмда яки реклама ролигында төшү өчен кастинг көтә. Аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X