Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярты елда Питрәч районында алкоголь белән агулануның бер очрагы теркәлгән

Узган ел алар 4 булган.

Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә 2024 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре белән уртаклашты:

  • Алкоголь продукциясен ваклап сату базарындагы хәлне анализлау рейтингында 45 муниципаль берәмлек арасында безнең район 4 нче урында тора.
  • Район территориясендә 134 сәүдә объектында 48 оешма алкоголь продукциясен ваклап сата. Сыра һәм сыра продукциясе 140 ноктада сатыла.
  • 73 торак пунктның 29ында гына аны сату оештырылган. Торак пунктларда алкоголь продукциясен максималь күләмдә сатуны оештыруның максаты, беренче чиратта, халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз продукция белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Бу суррогат белән агулану куркынычын киметә.
  • Үлем белән тәмамланган алкоголь белән агулануның 1 очрагы теркәлгән, ә узган ел алар 4 булган.
  • Яраклылык срогы чыккан сыра сату, тиешенчә исәпкә алынмау кебек хокук бозуларга юл куйган 3 хуҗалык субъекты ачыкланды. Яраклылык срогы чыккан 79,3 литр продукция әйләнештән алынган. Хокук бозуларны булдырмау турында 10нан артык кисәтү ясалган.
  • Хуҗалык итүче субъектлар өчен 34 чара үткәрелде, аларда гамәлдәге законнар нормалары аңлатылды, хезмәт күрсәтү культурасын арттыру мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса