Яшь питрәчле ничек ау белән мавыга башлавы турында сөйләде
Татарстанда киек кошларга ау сезоны ачылды.
Яшь аучы Сирин Сәйфуллин үз гомерендә икенче ау сезонына әзерләнә.
– Безнең гаиләдә миңа кадәр аучылар юк иде. Мин бу тема белән кызыксынучы беренче кеше, – дип сөйли ул.
Сирин тумышы белән Мамадыш районыннан, Колай авылында яши, “Агролак-К” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли.
– Рөхсәт алганчы, мылтык сатып алганчы, барысын да озак итеп, әйбәтләп өйрәндем, – ди Сирин. – Аучылык билетын алу өчен ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетына гариза бирергә кирәк. Әгәр элек җинаять һәм административ хокук бозулар кылмаган булсаң, карар уңай булачак дияргә мөмкин. Корал саклауга рөхсәт алу өчен медкомиссия һәм махсус укулар узарга кирәк. Ә коралны саклау кагыйдәләрен үтәүне Росгвардия һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшереп тора. Коралны сейфта гына сакларга мөмкин. Мылтык аерым, патроннар аерым торырга тиеш, ә сейф ачкычларын һәрвакыт һәм һәркайда үзең белән йөртергә кирәк, – дип сөйләде ул безгә.
Яшь аучының иң зур трофее – кабан. Хәзер кондыз атарга хыяллана, кондыз сыекчасы ясарга тели, аны бөтен авырулардан дәва дип саныйлар.
– Кондызларның рационында 168 төрле үлән бар, шуңа күрә аның "продуктлары" аеруча кыйммәтле, – дип сөйли аучы. Аучыларның үз хорафатлары һәм кагыйдәләре бармы, дигән сорауга, алар өчен иң мөһиме – иртә белән йоклап калмау, дип җавап бирде Сирин. Үрдәк ату өчен таң белән торырга кирәк. Уңышлы аудан соң аучылар, гадәттә, аланга җыелалар, учакта шурпа пешерәләр, чәй эчәләр һәм ауның ничек үтүе турында сөйләшәләр. Әгәр, ике үрдәк ата алсалар, икенчесен, һичшиксез, якыннары да үрдәк шурпасыннан авыз итсен өчен, өйгә алып кайталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа