Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь питрәчле ТНВда узган телемарафонда катнашты

Туры эфирда малай солдатларны шатландыру өчен аларга хатлар язуы турында сөйләде.

ТНВ каналында көне буе «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны узды, анда Питрәч авылыннан Волковлар гаиләсе – 9 яшьлек Артемий һәм аның әнисе Лариса Николаевна да чакырылган иде.

Туры эфирда малай солдатларны шатландыру өчен аларга хатлар язуы турында сөйләде. Әле тагын ул гуманитар ярдәм җыюда да катнаша, кышын окоп шәмнәре ясау өчен банкалар җыйган, ә студиягә саморезлар тутырылган зур банка алып килгән – ул төзелеш материалларының да солдатларга кирәк булуын белгән.

Артемий үзе белән яңа язган хатын да алып килгән иде, ул беренче юлларын укып узды:

– Сезгә Россия Герое Иван Алексеевич Додосов исемендәге Питрәч 1 нче урта мәктәбенең 2 «А» сыйныф укучысы Артемий Волков яза. Үз хатымда мин сезгә илебезне саклаганыгыз өчен зур рәхмәт әйтәм! – дип билгеләп үтте автор.

Патриотлыкны балачактан тәрбияләргә кирәк. Лариса Николаевна шулай дип саный. Үз үрнәгең белән, беренче чиратта, гаиләдә бер-береңә мәхәббәт, ярдәм, хөрмәт, үзара аңлашу, шәфкатьлелек, яхшылык күрсәтү мөһим, ди. Бала үсә төшкәч, бергәләп музейларга, күргәзмәләргә йөрергә киңәш итә.

Гадәти көнкүрештә дә малай үз-үзен тотышы белән чын ир-ат булып үсәчәгендә шик калдырмый. Мисал өчен, алар телестудиягә автобуста барганда, аның әнисе өчен буш урын калмаган була. Шул чакта Артемий янәшәдә утырган ир кешегә: «Ә сезнең әниегез бармы?» дигән сорау бирергә батырчылык иткән. Ир-ат: «Бар», дип җавап биргән. Аңа җавап итеп Артемий: «Минем дә әнием бар, ул хәзер басып тора», дигән. Шуннан соң ир-ат Лариса Николаевнага урын биргән.

Алып баручылар яшь кунактан алгы сызыктагыларга һәм хәрби хезмәткә барырга җыенучыларга теләген сорагач, ул:

– Барысының да җиңү белән кайтуларын, һәрвакыт көчле һәм сәламәт булуларын телим – дип җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса