Яшь питрәчлеләргә паспортлар тапшырылды
Чара Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеенда узды.
Питрәч районында «Гражданлык сәгате» төбәк проекты кысаларында «Бердәм Россия» «Яшь Гвардиясе»нә паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Бу көнне 8 укучы үзләренең төп дәүләт документын алды. Яшь гражданнарга карата күп теләкләр һәм үгет-нәсыйхәтләр яңгырады.
«Бүген сезнең тормышыгызда мөһим вакыйга - сез үзегезнең төп документыгызны аласыз. Илебезнең лаеклы патриотлары булыгыз!,- диде Кораллы Көчләр ветераны Фәрит Вәлиев.
Чарадан соң укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен П.М. Гаврилов музее буенча экскурсия үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа