Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиде бертуганнан Гөлҗиһан апа гына Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы ала

1941 елның дәһшәтле сугыш еллары бернинди авылны, шәһәрне дә урап үтми.

Һәрбер гаиләнең ишеген шакый: сөлек кебек улларны, баһадирдай аталарны сугыш кырына дәшә. Эшкә яраклы барлык ир-атларны фронтка җибәреп бетерәләр. Колхоз эше тулысы белән хатын-кызлар һәм балалар җилкәсен ава.

Татар Тау Илендә яшәүче Маһиҗамал апа өеннән бер-бер артлы дүрт солдат чыгарып җибәрә. Башта ике улын армия сафларына алалар, аннары ирен һәм тагын бер улын. Армиядән аларны сугыш эченә кертәләр. Өч улы белән ирен озаткач, ана дүрт сабый белән тормыш йөген тарта. Сугыштагы дүрт газизе өчен ананың борчылуларын күз алдына китерүе авыр түгел. Бу вакытта олы кызы Гөлҗиһан 12 яшендә, уллары Рамазан - 9, Илдус -5, Наил - 3 яшьтә. Әниләренә олыраклар Гөлҗиһан белән Рамазан (әниемнең әтисе - бабаем) булыша. Маһиҗамал апа көн-төн колхоз эшендә була.
Җитмәсә, коточкыч ачлык еллары. Кешеләр хәлсезләнеп егылалар, ачлыктан кубенәләр. Ул вакытта асраган бер сыер, ике сарык, берничә тавыкның табышын үзең куллана да алмыйсың диярлек. Ел саен хөкүмәткә 360 литр сөт, 40 кг ит, ничәдер дистә йомырка тапшырырга кирәк.
Бу елларда күргәннәрен, үз башыннан кичергәннәрен Гөлҗиһан апа Шакирова сөйләде:
- Чана тартып урманга утынга барабыз. Кайвакытта җыеп бетергәч кенә урман каравылчысы чыгып кире бушаттыра. Ферма төзү өчен сүтелгән йорт нигезләрендәге ташларны арба белән ташыйбыз, 4 чакырымнан печән алып кайтабыз. Хәлсезләнеп өйгә кайткач алабута сабагы, юкә кайрысыннан пешкән күмәч белән тамак ялгыйбыз. Ә күмәч таш кебек каты, сөт белән җебетеп ашый идек тә, кабат урманга яисә печән ташырга китә идек. Апрель башында аякка күтәрмәле чабата киеп черек бәрәңге җыябыз. Пычракта батып күтәрмәләр (чабатага беркетелгән шакмак) төшеп кала. Энеләрем яшелчә саклыйлар, үзләре шунда чабата үреп утыра. "Апа, син чабатаны күп туздырасың", - диләр. Иртән ат кузгалагы җыярга китәләр. Энекәшләрнең хәлләре бетеп, өйгә кайтып җитмичә, капчыкларына ятып тау башында йоклап калалар иде.
Ә сугыштагы абыйларга килгәндә, озак вакыттан соң гына абыем Садыйктан хәбәр килде. Пленга төшкән булган, үлде дип мәетләр янына чыгарып атканнар. Аннан көч-хәл белән чыгып исән калган. Икенче абыем Габделхәй бер кулын югалтып кайтты. Өченче абыем Ильяс сугышта үлде. Ә әти 1947 елда гына кайтты. Аны урман кисәргә җибәргән булганнар. Әти кайтып 4 ел торгач вафат булды.
Хәзер 7 бертуганнан Гөлҗиһан апа гына Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы ала.
Никадәр авырлыклар, ачы хәсрәт, ачлык-ялангычлык, югалту, ятимлек ачысы белән ирешелгән Җиңү бит ул! Безнең бу авырлыкларны кичергәннәрне онытырга хакыбыз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч. Татар Тау Иле. Сугыш чоры балалары.