Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиденче көнеңне Ходайга тапшыр!

Кеше үзен дөрес тикшерә белсен өчен Ходай тышкы законын куйган.

Без аны Ходай боерыклары дип атыйбыз. Иске законда әйтелгәнчә, бу боерыкларны Ходай Моисей пәйгамбәр аша безгә җиткергән. Моисей пәйгамбәр бу ун боерыкны китап сыман ясалган ташка язып калдырган. Бу боерыкларны безгә яттан белергә кирәк. Гел искә төшереп тормасак, белмәгән килеш, без җазыкларыбызны танырга өйрәнмәячәкбез. Шушы ун боерыкта безнең бар җазыкларыбыз да әйтелгән. Боерыкларны тотып яшәгән кеше генә бер вакытта да ялгышмас һәм христиан дип йөртелер. Минем дүртенче боерык турында язып үтәсем килә. Аның мәгънәсе болай: "Алты көн эшлә, җиденче көнеңне Ходайга тапшыр", - диелгән. Якшәмбе көнне Ходайны даннарга, чиркәүгә баруыбыз турында сорала. Иске законда бу көнне дөньяның барлыкка килүен даннап келәү иткәннәр. Ә хәзер без яңа закон буенча, Ходайның терелеп торуын даннап келәү итәбез. Һәм шулай ук бу көнне чиркәүгә килеп, теләк итеп, бу дөньядан күчкән туганнарыбыз өчен шәм куеп, яхшы эшләр эшләп үткәрүебез турында әйтелә. Нәрсә ул яхшы эшләр кылу? Чиркәүдә келәү итү, изге иман уку, Ходай законын өйрәнү, җазыкларны кичертеп тору, изгеләр турында уку, туганыңа, мескеннәргә булышу, авырып ятканнарның хәлен белү һәм башкалар. Иске законда бу боерыкларны тотмаган кешеләрне таш атып кыйнаганнар. Чиркәүгә килеп, җазыкларын кичерә белгән кешеләрне Ходай бик яраткан. Хәзер без дә чиркәүгә бармыйча, Ходай турында: "Миңа Аны белергә кирәк түгел, Аннан башка да яшәргә рәхәт", - дип уйлап, ялгышабыз түгелме? Минем уйлавымча, бу боерыкны дөрес итеп тотуның бер авырлыгы да юк, бары тик динебезне хөрмәт итеп, аз гына булса да, көчебездән килгәнчә сәдака биреп, һәр атнаның якшәмбе көнендә татулык белән иман укып келәү итсәк, Ходай безне күреп, тиешлесен бирер.

Вакытың булган килеш, келәү өенә бармый калу безгә бер дә килешми. Бу Ходайны саннамау була. Әгәр дә син бу көнне эштән китә алмыйсың икән, моның да чарасын табып була. Священниктан ризалык алып, шушы көнне эшләгән хакыңның бер өлешен чиркәү казнасына салсаң, кичерелә диелгән.

Кадерле туганнар! Бу көнне бәйрәм итеп үткәрергә ярамаганлыгын белеп, төзәлергә вакыт булганда, көнебезне кызганмыйча, Ходай йортларына барырга тырышыйк. Ул безнең тырышлыгыбызны күреп, җазыгыбызны кичерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X