Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелекле эшләр күңелне сафландыра

Һәркем үз дөньясын, тормышын үзе төзи. Асылда, кеше ул – иҗатчы. Без үз тормышыбызны уйлар, хисләр, тәэсирләр һәм эшләребез белән иҗат итәбез. Әгәр бүгенге көндә кешеләр игелек һәм шәфкатьлелек кытлык дип зарлана икән, монда иң беренче үзеңне гаепләргә кирәк. Тирә-юнебездә игелекле кешеләр аз, һәркем үзе турында гына кайгырта дип уйларга күнексәк тә, язмабыз герое Валерий Иванов бөтенләй башка фикердә. Ул яхшы кешеләр күп, аларны бары тик яхшы гамәлләргә бераз этәрергә генә кирәк дип саный. Ә ул, үз чиратында, тирә-юньдәгеләргә үрнәк күрсәтә - хәйриячелек белән шөгыльләнә.

Еш кына «хәйрия» сүзен кешеләр финанслар белән генә бәйли . Әмма ихласлылык, тирә-юньдәгеләрнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен бернинди акчага да сатып алып булмый. Валерий Николаевич үзенең игелекле эшләре һәм һәр кеше тормышында катнашуы белән авылдашларының күңелен яулаган.
Валерий Николаевич Колай авылында туган. Авыл мәктәбендә укыган. Мәктәптән соң армиягә киткән. Яшь егет Магдебург шәһәренә (Германия) инженер гаскәрләренә эләгә. Тиздән, армиядән кайткач, ул гаилә булдырырга карар итә, авылдагы иң матур һәм уңган кызларның берсе Мария Георгиевнага өйләнә. Бәхетле гаиләдә биш бала туа. Хәзер инде Ивановларның 16 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.
Валерий Николаевич күп еллар транспорт участогы башлыгы булып эшли – башта Колай совхозында, аннары Ленино-Кокушкинода (бирегә яшәргә алар күпмедер вакыттан күчеп килә). Хәзер, лаеклы ялда булганда, Валерий Николаевич эшләвен дәвам итә, тик аның хезмәт хакы - рәхмәт сүзләре. Ул авылны төзекләндерүдә бушлай ярдәм күрсәтә. Төзелеш һәм ремонт эшләрен оештыруда актив катнаша, кирәкле техника бирә. Халык мәнфәгатенә нигезләнеп, ул авыл җитәкчелегенә теге яки бу проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим итә. Аңа ышаналар, шуңа күрә киңәшләренә һәрвакыт колак салалар.
- Валерий Николаевич - авылда хөрмәтле кеше, - дип билгеләп үтә Ленино-Кокушкино авылы җирлеге башлыгы Азат Сәйфетдинов. - Хәзер бездә булачак “Балачак” паркы урынында төзелеш эшләре бара, шулай ук музей-тыюлык территориясендәге юлга асфальт җәелә. Валерий Николаевич чиркәү һәм балалар мәйданчыгы янындагы чокырларны күмү, шул рәвешле, юлны тигезләү өчен әлеге мәйданчыклардан казып алынган грунттан файдаланырга тәкъдим итте, техника китерде. Валерий Николаевич парк территориясен агач тамырларыннан чистарту өчен дә техника белән ярдәм итте. Моннан тыш, халык аны зират өчен җаваплы итеп сайлады, анда Валерий Николаевич чисталыкны һәм тәртипне күзәтеп тора. Өмәләр оештыра, чистарту, агач кисү белән шөгыльләнә, аларны да үз техникасы белән чыгара.
Музей-тыюлык директоры Рөстәм Абдерәхимов Валерий Николаевичка ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
- Ул иртәдән кичкә кадәр биредә, - ди ул. - Эш барышын контрольдә тота, төпле киңәшләр бирә. Ярдәм итүе өчен рәхмәт аңа.
- Валерий Николаевичның эшләре күренеп тора, - ди чиркәүгә йөрүче Валентина Чихирева. – Аның булышлыгы белән безнең территориядә гел матурлык. Ул даими ярдәм итә, теләсә нинди проблеманы шунда ук хәл итә. Без аның өчен һәм игелек кылган барлык кешеләр өчен гыйбадәт кылабыз.
- Игелекле эшләр кешенең үз күңелен дә сафландыра. Әйләнә-тирәдә битараф булмаган кешеләр күбрәк, - дип ышандыра Валерий Иванов. - Бу вакыт эчендә мин дусларыма һәм танышларга берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем, төзекләндерүдә алар да бик теләп булышалар, - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса