Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игенчеләрнең хезмәт ярышы дәвам итә

Бу көтеп алынган кояшлы көннәрдә район комбайнчылары иген басуларына чыкты һәм тулы куәткә эшлиләр. Район халкы мул уңыш үстергән һәм бүгенге көндә аны ббөртекләп, кадерләп җыеп алучы кешеләрнең исемнәрен белергә тиеш. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, урып-җыю алдынгылары үз позицияләрен бирми.

1. “Нью Холланд CX 6090,” “Полесье КЗС1218” һәм “Акрос 585” комбайннары арасында:
Фәрит Нуриев - "Рацин-Шәле" ҖЧҖ механизаторы, "Акрос 585" комбайнында 592 тонна ашлык суктырган;
Илшат Әхмәтов – "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ механизаторы, "Нью Холланд CX 6090" комбайнында 524 тонна ашлык суктырган;
Ренат Шәрәфетдинов - "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ механизаторы, "Нью Холланд CX 6090" комбайнында 524 тонна ашлык суктырган;


2. "ДОН 1500" һәм "Акрос 530" комбайннары арасында:
Рифкать Идиятуллин - "Акрос 530" комбайнында “Казан” нәсел атлар заводы” ҖЧҖ механизаторы 663 тонна ашлык суктырган;
Фәрдүс Миндубаев – “Рацин-Шәле” ҖЧҖ механизаторы, "ДОН 1500” комбайнында 507 тонна ашлык суктырган;
Рәшит Гыйниятов - "Рацин-Шәле" ҖЧҖ механизаторы, "ДОН 1500" комбайнында 462 тонна ашлык суктырган;


3. "СК-5 Нива Эффект", "КЗС-812" һәм "Вектор 410" комбайннары арасында»:
Евгений Федотов - "Агролак" ҖЧҖ механизаторы, "КЗС-812" комбайнында 217 тонна ашлык суктырган;
Мөдәррис Кәримов - "Агролак" ҖЧҖ механизаторы, "СК-5 Нива Эффект" комбайнында 206 тонна ашлык суктырган;
Илнур Шаһиҗиһанов - "Макс Ойл" ҖЧҖ механизаторы, "Вектор 410" комбайнында 182 тонна ашлык суктырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: авыл хуҗалыгы