Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике йөзгә якын питрәчле палаткалы лагерьда ял итте

Алар саф һавада җиде көн уздырды

Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»

Палаткалы лагерь бик матур урында, Мишә елгасы яр буенда урнашкан. Әгәр бер ягында елга булса, икенче ягында ылыслы агачлар һәм каеннар үсә. Дөрес, быел һава торышы бераз сынатты, шулай да балалар табигатьтә җәйге яңгырларга сокланып, вакытларын күңелле үткәрде.

Иртәнге сәгать сигездә тору, зарядка, иртәнге аш – лагерьда көн шулай башлана. Аннары балалар палаткаларны, янәшәдәге территорияне җыештыралар. Шуннан соң төрле чаралар вакыты башлана. Балалар вожатыйлар җитәкчелегендә аларга ныклап әзерләнәләр, концерт номерлары күрсәтәләр, конкурсларда, уеннарда, спорт ярышларында катнашалар. Балаларны көненә биш тапкыр ашаталар, ризыкны Питрәчтән алып киләләр. Рацион төрле: ит ризыклары, салатлар, яшелчә, җиләк-җимеш.

Моннан тыш, лагерьга кунаклар килеп балаларның ялын тагы да кызыграк, мавыктыргычрак итте. Питрәч янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре янгын сүндергеч белән ничек эш итәргә, янгын сүндерүчеләр килгәнче беренче минутларда нәрсәләр эшләргә кирәклеген күрсәттеләр. “Форпост” яшьләр хәрәкәте вәкилләре балаларны бәхетсезлек очракларында беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр. Балалар игътибар белән тыңлап кына калмадылар, белемнәрен практикада да күрсәттеләр. Кичне учак янында җырлап үткәрделәр, дискотекалар оештырдылар. Бер смена җиде көн дәвам итте.

Кайберәүләр “Акчарлак”ны шулкадәр ошаткан, хәтта рәттән ике сменада ял иткәннәр, өченче сменага калучылар да булган. Аларның берсе – Егор Макаров, “Пестрецы-2006” хоккей командасы уенчысы һәм “Балтика” футбол командасы уенчысы.

– Мин монда яңа дуслар таптым, вакытны табигатьтә уздырдым, урман һәм елга буендагы палаткаларда йокладым, саф һава суладым, бигрәк тә яңгырлардан соң. Күңелсезләнергә вакыт булмады, һәр көнебез күңелле үтте. Лагерьда дустым Азат Ирезиев белән ял иттек, футбол командасында бергә уйныйбыз, – дип сөйләде Егор.

Ә Питрәч мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Ләйсән Нигъмәтуллина монда инде өченче тапкыр. Ул лагерьда уңай хискичерешләр алып кына калмаган, ә яхшы дус - Богородскийдан яшьтәше Амелия Капитонованы да очраткан.

Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»

– Бөтен чаралар, бигрәк тә кичке дискотека безгә бик ошады, – ди Ләйсән белән Амелия. – Без зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәндек - киләчәктә бу күнекмәләр кирәк булачак. Бездә шундый яхшы вожатыйлар, безгә һәрнәрсәдә ярдәм итәләр, киңәш бирәләр. Бездән олырак булуларына карамастан, алар белән безгә кызык. Мәсәлән, Сергей Одинцов безнең өчен спортчы да, укытучы да, дус та. Кызганыч, смена тиз бетә. Киләсе җәйдә без яңадан монда ял итәргә һәм күңел ачарга килергә телибез, – дип уртаклаштылар кызлар.

Җәйге каникулларда, элекке еллардагы кебек үк, районда мәктәп яны хезмәт лагерьлары эшләде, анда йөзләгән укучы йөрде. Мәктәп яны участокларында алар чәчәкләр, яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерделәр, бергә уйнадылар, күп нәрсәләргә өйрәнделәр, кинотеатрларга йөрделәр. Кыскасы, җәйне файдалы уздырдылар. Хәзер алар яңа уку елына әзерләнәләр, тиздән мәктәпкә барачаклар.

Смена башлыгы Елена Саферова:

Өченче, соңгы сменада 12- 16 яшьлек 58 бала ял итте. Безнең районнан гына түгел, күрше районнардан да балалар җыелды. Алар дым үткәрми торган 10-12 урынлы җылытылган палаткаларда яшәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса