Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Ике яшь питрәчлегә бәйрәмгә бүләк беренче паспорт булды

    Язның беренче бәйрәме алдыннан Эчке эшләр министрлыгы миграциясе мәсьәләләре буенча район бүлекчәсе башлыгы Ильмира Рәхмәтуллина ике яшь питрәчлегә тантаналы рәвештә паспорт тапшырды.

    Бу көнне Валерия Харисова һәм Татьяна Топьянова төп документ алды. Моннан тыш, кызларга зур булмаган экскурсия үткәрделәр һәм паспорт бланкларының махсус машинада ничек тутырылганын күрсәттеләр.

    Районда ел башыннан 14 яше тулган 41 яшь гражданинга паспорт тапшырылган. 2017 ел башыннан төп документны инде 19 егет һәм 22 кыз алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: