Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиләктән как

Татлы чорга аяк бастык бит! Бакча җиләге (виктория) баллы җимешләре белән сөендергән мәл. Ашап кына түгел, карап һәм иснәп туймаслык бит үзен. Кышка җәй тәмен ничек сакларга соң? Сезгә җиләкле рецептларны туплап бирергә булдык.

Кирәк булыр: 1 кг бакча җиләге, 300 г шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй кашыгы үсемлек мае, ярты лимон. Җиләкләрне юып, кечкенә генә шакмакларга турап, кәстрүлгә салып барырга. Лимонның яртысын җиләк өстенә сыгарга, су өстәргә. Кайнатырга куярга. Су кайный башлагач, сүрән утта 10 минут тотасы. Ул арада җиләк суын чыгарып, изелә башлаячак. Җиләкләрне болгатып алырга да онытмагыз, алайса, көяргә мөмкин. Кайнар җиләк массасын блендер белән болгатып, шикәр комы өстәргә. Шикәр комы эреп беткәч, 5 минут дәвамында шушы баллы катнашманы болгатасы. Табага пергамент кәгазе җәеп, өстен майларга. Шул кәгазь өстенә җиләк катнашмасын агызырга кирәк. Бик игътибарлы булыгыз. Җәймә калын булмаска (1 см) тиеш. Дөрес итеп эшләсәгез, как тизрәк кибәчәк. 150 градуска кадәр җылынган мичкә тыгып, ишеген ачып 4–6 сәгать киптерергә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецептлар