Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илнең төп бәйрәмен билгеләп үттек

Бәйрәмнәрне Балалар шәһәрчегендә үткәрү инде күптән матур традициягә әверелде. Менә мәсәлән, Россия көнен дә питрәчлеләр һәм район кунаклары нәкъ менә биредә зурлап билгеләп үтте.

Көн эссе булуга да карамастан, бәйрәмгә күп кеше килгән иде.
- Без барлык чараларда да катнашырга тырышабыз, - диде ирле-хатынлы Алсу һәм Илфат Сәйфетдиновлар. - Бүгенге бәйрәм дә яхшы дәрәҗәдә оештырылган. Кечкенә кызыбыз Айсылу өчен биредә уйнау бик ошый. Бүген дә бу көнне файдалы итеп үткәрергә тырышабыз - ял итәбез, күңел ачабыз.
Әлеге бәйрәм чарасын район башлыгы Илһам Кашапов ачты. Ул һәркемне Россия көне белән котлады, илебездә, республикабызда күпмилләтле халыкның дус яшәвен һәм эшләвен билгеләп үтте. Аннары Илһам Миннеханович яшь питрәчлеләргә паспортлар тапшырды, алар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Мөгаен, бу көнне алар мәңгегә истә калдырыр, озак көткән документны район башлыгы кулыннан, өстәвенә шундый истәлекле бәйрәм көнендә алу икеләтә куанычлы хәл бит.
Боз сарае директоры Виктор Сорокинга Илһам Миннеханович музыкаль аппаратура алыр өчен сертификат тапшырды.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да читтә калмады, аларны мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бүләкләде.
Аннан соң кызыклы, күңелле уеннар, конкурслар башланды. Аттракционнар, сәүдә нокталары эшләде. Спорт мәйданчыкларында яшь футболчылар һәм баскетболчылар, Питрәч спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр көч сынашты. Бу көнне теләсә кем рәхәтләнеп туп тибә алды, моның өчен бары спорт киемнәре генә кирәк иде.
- Җиде яшьлек оныгым Динияр футбол уйнарга ярата, күптән түгел Шәледә узган турнирда ул көндәшләрнең капкасына егермедән артык туп кертте, менә бүген дә Колайдан килдек һәм ул үзенең яраткан уенын бик теләп уйный, - дип сөйләде Минневәли Шәмсиев, - бәйрәм атмосферасы яхшы, безгә биредә бик ошый.
Бәйрәмгә районның күп кенә торак пунктларыннан килгәннәр иде. Күпләр конкурсларда, уеннарда актив катнашты. Бигрәк тә тиктормас балалар актив булды. Сәхнәдә, бер-берсен алыштырып, төрле халыкларның җырларын, биюләрен башкаручы җирле артистлар, хореография төркемнәре чыгыш ясады. Тик шулай да һәркем түземсезләнеп вәгъдә ителгән күбекле дискотека башлануын көтте. Кинәт кызу июнь көнендә күктән кар ява башлагандай булды, җиргә күбек тамчылары төшә бшлады. Балалар да, олылар да күбеккә чумды, рәхәтләнеп биеделәр һәм күңел ачтылар.
Дуслык һәм тынычлык бәйрәме менә шундый күңелле мизгелләр белән матур тәмамланды.

Фоторепортаж карагыз: http://pestrecy-rt.ru/photo/rossiya-kone

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса