Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илсур Гайсаров: «Эшләгән вакытлар иң кызыклы чор булды»

Бу ел Шәле авылында туып-үскән, күп еллар дәвамында Казанда Республика экология-биология методик үзәген җитәкләгән Илсур Гайсаров өчен үзенчәлекле. Бүген, 10 декабрьдә, ул үзенең җитмеш яшьлеген билгеләп үтә.

Безнең хәбәрчебез юбиляр белән очрашты һәм аның белән тормышында мөһим вакыйгалар турында сөйләште. 

- Илсур Галиевич, сез, белүемчә, тумышыгыз белән районыбызның иң зур  авылы Шәледән?
- Әйе, мин шушы искиткеч авылдан, авыл интеллигентлары гаиләсендә үстем. Әти-әнием укытучылар иде. Әни авылда иң беренчеләрдән булып югары белем алган.  Безнең нәселдә укытучылар бик күп. Исәпләп карасаң, безнең нәселнең гомуми педагогик стажы 600 ел тәшкил итә.   Бу исемлеккә минем әти-әнием, шулай ук туганнан туган абый-апаларым, апаларым, абыйларым да керә. Мин дә укытучы булдым. Ә башта бөтенләй башка юл сайлаган идем. 
1969 елда мин Казан медицина институтына укырга кердем, әмма беренче семестрдан соң ук аның минем өчен булмавын  аңладым һәм машина йөртүче булып эшли башладым. Ә 1970 елның ноябрендә мине стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә армиягә алдылар. Казанның «Оргсинтез» заводында бераз эшләп, әти-әниләр киңәше белән 1973 елда географ-биолог белгечлеге буенча Казан педагогика институтына укырга кердем. Диплом алгач, Питрәч махсус мәктәбенә чакыру алдым. Әмма анда мин биш ай гына эшләп калдым. Мине Казанга чакырдылар һәм Республика яшь натуралистлар станциясендә методист вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Ә 1979 елда директор итеп билгеләделәр.

- Эшегез кызыклы идеме?
- Ничек кенә әле, эшем бик мавыктыргыч иде! Ул елларда без барлык җитештерү бригадаларына, мәктәп урманчылыкларына (алар 200 иде) кураторлык иттек, мәктәп яны участоклары ике меңгә якын иде. Мәктәп яны участоклары эшен караган вакытта Питрәч районында да булдым. Мине  һәрвакыт Павлов озата йөрде, һәм ярдәм итте, бу тема аның өчен  дә бик якын иде. Бу планда эш барлык юнәлешләр буенча да кызу барды. Укучылар бригадалары конкурсларында ун ел рәттән беренче урынны яуладык дип әйтү дә җитә. Күп тапкыр СССР лауреатлары булдык, Мәскәүдә ВДНХда даими катнаштык. Сүз уңаеннан, Үзәк 1943 елда ук Сталин кушуы буенча ачылган, ул балаларны сугыш елларында эшкә җәлеп итү өчен кирәк була. Гомумән алганда, Үзәк җитмеш елдан артык эшләде, һәм мин анда дүртенче директор булдым. Бик күп файдалы эшләр башкардык. Нәтиҗәле эшләдек. Бездә чын профессиональ коллектив иде. Мөгаен, республикада мин булмаган урын  калмагандыр. Ул вакытларны сагынып искә алам. Әгәр кабатларга туры килсә, нәкъ менә шушы юлны сайлар идем.

 - Сез СССР мәгариф отличнигы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы  (аңа 50 яшь тулганда) булып торасыз. Әле сез  районда бу исемгә ия булган бердәнбер кеше. Шулай ук Казанның 1000 еллыгына медаль белән бүләкләнгәнсез. Сезнең өчен кайсы бүләк иң  кадерлесе?
- Әйтә алмыйм. Мөгаен, барысыдадыр. Мин  әти-әниемә бик рәхмәтле. Алар һәрвакыт ярдәм итеп торды, киңәшчеләрем, остазларым булдылар.  Укытучы дигән зур исемем   дә, тормышта ирешкәннәрнең барысы да - аларның казанышы. 

- Элеккеге эколог буларак, сезне хәзерге вакытта нәрсәләр борчый яисә сөендерә?
- Барыннан да бигрәк кешеләрнең битарафлыгы борчый мине. Әйләнә-тирәдә чүп-чар аунап ятканын күрсәләр дә, урамнар чиста булсын  диючеләр юк. Кешеләрнең экологик белемсезлеге бик борчый. Мин җитмешенче елларда Балтыйк буе армиясендә хезмәт иткән вакытта, андагы чисталыкка һәм тәртипкә  шаккаткан идем. Ни өчен бездә урманнар пычрак? Монда барысы да бик яхшы аңлашыла. Чөнки кешеләр ял итәргә табигатькә чыга һәм үзләре артыннан чүп-чар калдыра. Без үзебез артыннан җыештырырга өйрәнмәсәк, тәртип, чисталык беркайчан да булмаячак. Эколог буларак, мин бу мәсьәләгә бик җитди карыйм һәм үз балаларымны моңа җаваплы карарга өйрәттем. Кызганыч, күп беләбез, аз эшлибез дияргә мәҗбүрмен.

- Быел сезгә 70 яшь тула. Сезнең бүгенге кичерешләрегез…
- Минем өч оныгым үсә һәм минем аларга сөйләрлек, өйрәтерлек нәрсәләрем бик күп. Мин алар белән аралашуыма сөенәм. Хәзер мин шәһәрдән читтә яшим, шәһәрне ташладым һәм табигатьтән хозурлык алам һәм мин шуның белән  бәхетле. Мин табигать белән гармониядә яшим. Гөмбә җыярга, балык тотарга, аучылык белән шөгыльләнергә яратам (күпчелек очракта фотоаппарат белән). Бу күңелгә ял, рәхәтлек бирә. Минемчә, моннан да  яхшырак була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса