Интернет аша алынган товарны кире кайтарырга була

Бүген Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.
Интернет-кибеттән сатып алуда кулланучылар хокуклары турында тулырак хәбәрчебез Эльвира Цыганованың Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" Питрәч бүлеге ФБУЗ филиалы мөдире Өрфәйдә Леонидова белән әңгәмәсендә.
- Өрфәйдә Гатаулловна, хәзерге вакытта "Интернет" челтәрендә товарлар сатып алу турында булган мәсьәлә аеруча кискен тора. Әмма заказга бирелгән товар еш кына кулланучылар көткәнгә туры килми. Мондый ысул белән заказга бирелгән товарны, әгәр дә аның бернинди җитешсезлеге булмаган очракта да, кире кайтарып буламы? Моны ничек һәм нинди вакыт эчендә эшләргә кирәк?
- РФ законнарында товар сатуның мондый ысулы "дистанцион" исемен йөртә. "Кулланучылар хокукларын яклау" законы нигезендә кулланучы дистанцион рәвештә алынган товарны аны тапшыруга кадәр теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырудан соң - 7 көн эчендә кире кайтара ала. Моннан тыш, әгәр тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты турындагы мәгълүмат товарны тапшыру вакытында язма рәвештә бирелмәгән икән, кулланучы товардан аны тапшыру вакытыннан алып 3 ай дәвамында баш тарта ала. Тиешле сыйфаттагы товарны әгәр аның товар төре, кулланучы үзлекләре һәм шулай ук күрсәтелгән товарны сатып алу факты һәм шартлары турындагы документ сакланган очракта гына кире кайтарып була.
- Ә сатып алу фактын раслый торган документ югалган икән, мин товарны кире кайтара аламмы?
- Кулланучыда товар сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документ булмау аны әлеге сатучыдан товар алуның башка дәлилләренә карамау мөмкинлегеннән аермый. Мондый дәлилләр буларак, мәсәлән, шаһитләр күрсәтмәләре яки әлеге товарны түләү исәбенә акча күчерелгән банк исәбе буенча өземтә файдаланырга мөмкин.
- Әйтик, мин каталог аша йокы бүлмәсе гарнитуры алдым. Ул индивидуаль заказ буенча җитештерелгән. Әмма минем тормышымда хәлләр үзгәрде һәм мин бу гарнитурны миңа тапшырганнан соң, аннан баш тартырга карар иттем, бу очракта сатучы миңа акчаны кире кайтарачакмы?
- Кызганыч, юк. Сезнең заказ индивидуаль булган. Әгәр индивидуаль-билгеле үзлекләргә ия булган товар бары тик кулланучы тарафыннан гына кулланыла ала икән, кулланучы тиешле сыйфаттагы товардан баш тартырга хокуклы түгел. Әгәр дә инде җиһаз типик һәм дистанцион ысул белән алынган икән, сатып алучы җиде көн дәвамында аны сатучыга кире кайтара ала.
- Миңа кире кайтарылган товар акчасын нинди вакыт эчендә кайтарырга тиешләр?
- Кулланучы товардан баш тарткан очракта сатучы аңа товар өчен түләнгән акчаны сатучы тарафыннан тиешле таләпләр күрсәтелгән датадан алып 10 көннән дә кимрәк булмаган вакыт эчендә кире кайтарырга тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 август 2022 - 14:00Питрәч кырларында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен тикшерәләр Авыл хуҗалыгы техникасында эшләгән вакытта иң төп критерийларның берсе - куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау2200
-
10 август 2022 - 12:00Питрәч районы суд приставлары бүлеге хезмәткәрләрен бүләкләделәр Аларны нәтиҗәле хезмәтләре өчен билгеләп үттеләр4400
-
10 август 2022 - 10:06Питрәч халыкны үзенә җәлеп итә Ни өчен шәһәр халкы безнең район үзәген сайлый? Без бу сорауны Питрәчкә күптән түгел күчеп кайткан кешеләргә бирдек6400
-
9 август 2022 - 15:50Питрәч балалары картинг белән мавыга Алар Балалар иҗат йортында шөгыльләнә21800
-
9 август 2022 - 15:00Керәшен Сәрдәсе авылында “Авыл көне” узды Халык уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачты25200
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
29 июль 2022 - 15:14Питрәч районы яңалыклары
-
10 август 2022 - 14:00Питрәч кырларында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен тикшерәләр Авыл хуҗалыгы техникасында эшләгән вакытта иң төп критерийларның берсе - куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау2200
-
10 август 2022 - 12:00Питрәч районы суд приставлары бүлеге хезмәткәрләрен бүләкләделәр Аларны нәтиҗәле хезмәтләре өчен билгеләп үттеләр4400
-
10 август 2022 - 10:06Питрәч халыкны үзенә җәлеп итә Ни өчен шәһәр халкы безнең район үзәген сайлый? Без бу сорауны Питрәчкә күптән түгел күчеп кайткан кешеләргә бирдек6400
-
9 август 2022 - 15:50Питрәч балалары картинг белән мавыга Алар Балалар иҗат йортында шөгыльләнә21800
-
9 август 2022 - 15:00Керәшен Сәрдәсе авылында “Авыл көне” узды Халык уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачты25200
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов14400
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.230200
-
22 июль 2022 - 08:00Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.273700
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**249200
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган233100
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.199500
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.199200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика