Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернет киңлекләрендә гизәчәкләр

Өлкәннәр өчен 2006 елдан "Актив озын гомер" программасы гамәлгә ашырыла. Ул өлкән яшьтәге кешенең тормыштан калышмавын күздә тота.

"Өченче яшь университеты" пенсия яшендәгеләргә бүгенге тормышка иярергә, мәгълүмат кырында югалып калмаска, яңа белем бирү технологияләренә өйрәнергә, лаеклы тормыш итәргә ярдәм итә.
Хәзерге җәмгыятьтә төрле яшьтәге кешеләрнең заманнан калышмавы мөһим. Республика проекты безнең районда да берничә ел уңышлы эшләп килә.
Быел Ленино-Кокушкино авылында да университет эшли башлаячак. Ул җирле мәктәптә булачак. Якынча 20 кеше компьютер грамотасына өйрәнәчәк. Хәлил Мөбарәковның бер укучысы моның сезгә кирәге бармы, дигән сорауга:
- Бардыр, чөнки бүген тормыш моны үзе таләп итә. Миңа скайп аша танышларым, дус-ишләрем белән аралашуы кызык. Оныгым да миңа ярдәм итәргә вәгъдә итте, - диде.
Компьютер классының иң өлкән укучысы - әлеге мәктәпнең элекке укытучысы Лидия Мокшина. Ә иң яше - Рәзифә Әхмәтшина. Аларны компьютерга гына түгел, ә аның белән иркенләп эш итә белергә өйрәнү.
Белем бирүнең максаты да аралашу даирәсен, кешенең аң-белемен, үзеңә ышанычны арттыру, иҗадый мөмкинлекне киңәйтү.
- Әлеге гадәти булмаган проект өлкәннәрнең лаеклы тормыш белән яшәүләренә этәргеч бирә, - диде район пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов.
Университетның яңа укучыларына мөрәҗәгать итеп, ул бөтен дөньяда компьютердан файдаланганнарын да әйтеп үтте. Аның ярдәмендә кешеләр билет сатып ала, коммуналь хезмәтләр өчен түли, скайп аша аралаша. Идарә башлыгы укучыларга уңыш теләде.
Ленино-Кокушкинода әлеге төркем өченчесе. Элеккеләре инде сертификат алган һәм бүгенге көндә Интернет киңлекләрендә гизә. Тагын бер төркем Питрәчтә дә укыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X