Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидка кешегә нәрсә кирәк?

Дүшәмбе, 3 декабрьдә, район туган якны өйрәнү музеенда инвалидлар ункөнлегенә багышланган традицион "түгәрәк өстәл" утырышы уздырылды.

Бу көнне инвалидлар ункөнлегенә багышланган "түгәрәк өстәл"дә район башлангыч инвалидлар җәмгыяте, авыл җирлеге башкарма комитеты рәисләре, пенсионер-ветераннар катнашты. Утырышны район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина ачып җибәрде. Ул ункөнлектә үтәчәк чаралар планы белән таныштырды. Бүгенге көндә районда 3 меңгә якын инвалид исәпләнә, шуларның 131 е балалар. 2012 елга кадәр каралган районда тормышка ашырылучы "Уңай мохит" программасы буенча инвалидлар өчен күп эш башкарыла. Әлеге программаның максаты - инвалидларның тормышы, эшчәнлеге өчен уңайлы мохит тудыру. Сүз дә юк, иң зур проблема булып инвалидларның физик яктан кимчелекле булулары тора. Тик алар беркайчан да хөкүмәт, район җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмый. Район Пенсия фонды идарәсе башлыгы Ләлә Яруллина райондагы 8 мең пенсионерның 31 проценты инвалид-пенсионер булуын әйтеп китте. Һәрберсе пенсияне үз вакытында ала. Ә район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Ксенофонтова район хастаханәсендә инвалидлар өчен комплексы тикшеренүләр оештырылуын билгеләп үтте. Гомумән, табиблар инвалидларның тормышын яхшырту өчен барысын да эшли. Бу турыда районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Габделбари Кәримов та әйтеп китте. Ул шулай ук "Уңай мохит" программасының да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик кулай булуын искәртте. Ләкин бөтен игътибарны пандуслар төзүгә генә кайтарып калмаска иде, безнең бит әле сукыр, чукрак, коляскада гына хәрәкәт итүче инвалидларыбыз да бар. Һәр категория инвалидларның тормышын җиңеләйтү өчен бертигез тырышсак иде, - диде Габделбари Кәримов.
Инвалидлар үзләре дә тормышларын бераз гына булса да җиңеләйтү өчен барысын да эшли. Габделбари Закирович Пановкадан инвалид малай икенче катта яшәгәнгә, урамга чыгарга мөмкинлеге булмавын, әтисенең тышкы яктан йөк күтәргечкә ошаган җайланма эшләвен, шулай итеп улын урамга алып чыгу мөмкинлеге тудырылганын әйтә.
Инвалидка нәрсә кирәк? Әлеге сорауны Габделбари Кәримов "түгәрәк өстәл"гә җыелганнарга бирде. Әлбәттә, иң мөһиме - игътибар. Барыбыз да тирә-юнебездә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аз гына булса да игътибар итсәк, кулдан килгән кадәр ярдәм итсәк, җылы сүзебезне кызганмасак, аларның тормышы тагын да яктырак, матуррак булыр иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Урысова район башлыгы исеменнән инвалидларга иминлек, исәнлек-саулык алдагы көнгә ышаныч, өмет теләде. "Түгәрәк өстәл"дә катнашучы инвалидлар бу көнне үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса